#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Фән юлында беренче адымнар

последние и лучшие новости искусства в мире

16-818 апрельдә Төмән дәүләт университетының социаль-гуманитар фәннәр институтында 70 нче студентлар фәнни конференциясе булып үтте. Университет профессоры Хәнисә Алишина тырышлыгы белән югары класслар укучылары өчен дә 63 нче секция эшләде. Анда тюркологиянең актуаль проблемалары: тел, әдәбият, себер татарлары тарихы буенча башкарылган фәнни эшләр турында сөйләнде. Катнашучыларның яшьләре төрле иде, хәтта 2 класс укучылары да үз эзләнүләре белән таныштырдылар.

Башкарылган чыгышларның эчтәлекләре дә, куелган хезмәт, тыңлаучыга җиткерү ягыннан дәрәҗәләре аерыла иде. Һәркем үзенчә тырышты. Кемдер туган мәктәбенең тарихын сөйләсә, икенчеләр Бөек Ватан сугышында катнашкан бабалары батырлыклары белән горурлануларын белдерделәр.

Иң хөрмәтле дусларыбызның берсе – ветеран укытучы Люция апа Хәбибуллина һәм мәрхүм Хатыйп абый Хәбибуллин башкарган хезмәтләр дә эзсез калмаганнар. Бу турыда Төмән районының Акъяр мәктәбе укучысы Алсу Зәләлетдинова бик матур итеп аңлатты. Россия Геройлары Рушан Абдуллин, Тимур Мөхетдинов тормыш юлын да өйрәнүчеләр табылган.

Кыскасы, Төмән районы һәм шәһәре, Тубылның 15 нче мәктәбеннән килгән укучылар фән юлында тәҗрибә туплап, күп яңалык ишеттеләр.

Ә җиңүчеләрне катнашучылар тавыш бирү юлы белән үзләре сайладылар. Иң күп баллны Төмән районы, Шыкча урта мәктәбенең 11 класс укучысы Ләйсән Айдбаева (әзерләүче укытучы Гүзәлия Муллачанова) җыйды. 2 урында – Тубылның 15 урта мәктәбенең 10 класс укучысы Семен Селезнев (Равилә Кутумова), 3 урында – Шыкча урта мәктәбенең 10 класс укучысы Рузанна Фастуллина (Г.Муллачанова).

Тубыл егете Айдар Ниязов (9 класс, Р.Кутумова) – 4 урынны, Төмән районы, Муллаш урта мәктәбенең 9 класс укучысы Ләйсән Хәлиуллина (Хәшүрә Уразаева) 5 урынны алдылар.

Гөлнур ВӘЛИЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836