Фестивальнең мөһимлеге кабат расланды

последние и лучшие новости искусства в мире

16-113 апрель көнне милләтләр эшләре буенча өлкә комитеты, өлкә татар Конгрессы җитәкчелеге, “Яшь буын” өлкә татар яшьләре оешмасы башкаруында Төмән шәһәренең “Тимерьюлчы” мәдәният йортында “Түгәрәк уен” IX нчы өлкә татар фольклор фестивале узды. Чараны Төмән районы хакимиятенең мәдәният бүлеге белгече Гөлфия Бикмуллина белән Ялутор районы, Сәел авылы мәдәният йорты хезмәткәре Марат Калин ике телдә, бик оста алып бардылар. Җыелган халыкны милләтләр эшләре буенча өлкә комитеты белгече Сергей Ефимчик бәйрәм белән котлап: “Күпмилләтле Төмән өлкәсен милли чаралар берләштерә. Елдан-ел фестивальдә катнашучылар саны арта бара, димәк, татар халкының гореф-гадәтләре, йолалары, халык авыз иҗаты онытылмый, ә онытыла барганнары яңадан торгызыла”, - дип, ярышучыларга уңышлы чыгышлар, тамашачыларга күтәренке кәеф, күңелле ял теләде.

Өлкә татар Конгрессы җитәкчесе Нурулла Саттаровның сәламнәрен тамашачыларга филология фәннәре докторы, профессор Хәнисә Алишина җиткерде һәм: “Төмән өлкәсен татар фольклорының туган җире дип атарга була. Белгәнебезчә, күренекле тюрколог, этнограф Василий Радлов себер татарларының фольклорын өйрәнгән. Аның эшен якташларыбыз, фольклорчылар Хәмит Ярми, Флора Әхмәтова-Урманче дәвам иттеләр. Флора Ваһап кызы безгә 15 томнан торган зур хезмәт калдырды. Аларны һәркем, бигрәк тә мәдәният хезмәткәрләре, эшләрендә рәхәтләнеп куллана алалар”, - диде. 16-2Аннары ярышучыларның чыгышларына бәя бирүчеләр белән таныштырдылар. Жюри рәисе итеп “Яшь буын” оешмасы җитәкчесе, ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре Фәрид Корманов, әгъзалары – әлеге проект авторы Вәлимә Ташкалова, педагогия фәннәре кандидаты Рафаэль Гадиев, “Төзүче” милләтләр мәдәнияте йортының татар бүлеге мөдире Гөлнара Кәримова, мәдәният белгече Эльза Абдрахманова билгеләнгән иделәр. Себер татарларының авыз иҗатын тәкъдим итүче үзешчән артистлар 6 номинация буенча ярыштылар. Концерт программасын Төмән районы, Шыкча мәдәният йорты хезмәткәре Гаяз Габдуллин җитәкләгән “Шытыр-шатыр” фольклор ансамбле балалары күптөрле музыка уен коралларында уйнап, җырлап, төйдереп биеп башлап җибәрделәр.

Аннары “Тамаша” (Аслана мәдәният йорты, җитәкчесе И.Бакиев) ансамбле “Кәккүк чәе” дигән композиция күрсәтеп, халыкны көлдерде. “Саз” (Тарман авылы, Е.Нигъмәтҗанова) ансамбле элек себер татарларының каен тузыннан “тузмай” (дегет) ясаганнарын сәхнәләштергәннәр иде. Боровой мәдәният йорты үзешчән артистлары Гөлзифа Нигъмәтуллина җитәкчелегендә “Өмә уздыру”, “Пышны” (Муллаш авылы, Җ.Касыймов) ансамбле - “Боз озату”, “Сандугач” (Ялутор шәһәре, З.Кожевникова) фольклор төркеме - “Кыз уены” йолаларын күрсәттеләр. Тамашачылар ялгыз җыр, мөнәҗәт, бәетләр башкаручыларны да бик җылы каршыладылар. Өлкәдә күренекле сәнгать осталары – Наҗия Хәкимова, Ислам Сафин, Әбүзәр Миннебаев, Илнара Рамазанова, Илгиз Ихсановның укучыларының чыгышларын да яратып карап, көчле алкышларга күмделәр. 16-3Жюри әгъзалары нәтиҗәләр ясаган арада, тамашачыларны сөендереп фестивальнең махсус кунагы – музыкант, композитор, Татарстанның атказанган артисты Вәис Бәйрәмов үзенең матур җырларын бүләк итеп, төрле музыка-уен коралларында моңлы-дәртле көйләр башкарды. Шул арада бәйге нәтиҗәләре дә әзер булып, жюри рәисе Фәрид Корманов фестивальне үткәрүдә зур ярдәм күрсәткән якташлары – өлкә татар Конгрессы президентының ярдәмчесе Маргарита Кузьминых, “Түгәрәк уен” өлкә фольклор фестивале проекты авторы Вәлимә Ташкалова, Төмән шәһәр татар мәдәният үзәге директоры Лилия Кәримова, “Яңарыш” өлкә татар газетасының баш редакторы Алсу Сәгыйтова, “Яңа сулыш” телетапшыруының алып баручысы Ләйсән Хөрмәтуллина, Эльза Абдрахманова, Гөлнара Кәримова, Рафаэль Гадиев, Гөлфия Бикмуллина, Марат Калинга Рәхмәт хатлары тапшырды. Аннары җиңүчеләрне барладылар. Фольклор–этнографик ансамбль номинациясендә 1 урын һәм 5 мең сумлык сертификат “Тамаша” ансамбленә бирелде. Музыка-уен коралларында иң шәп уйнаучылар дип “Шытыр-шатыр” ансамбле билгеләнде. Һәм Хәлил Әлмөхәммәтов (Боровой мәдәният йорты) махсус бүләккә лаек булды. Тугыз авылыннан килгән Зөлхәбҗамал Кинчина “Иң оста бәет һәм мөнәҗәтләр башкаручы” дигән исемне яулады. Махсус бүләкне “Сак-сок” бәетен сәнгатьле итеп сөйләгән Каскара мәктәбе укучылары Милана Зөлкәрнәева белән Рәмзил Сабиров һәм Мәүлидә Хәйруллина (Төмән татар мәдәният үзәге) оттылар. Вокал ансамбльләр арасында 1 урынны “Сүзге” (Тубыл шәһәре, Н.Хәкимова) җыр-бию төркеме алды. Ялгыз җырлаучылар ярышында Тубыл егете Айдар Ниязовка тиңнәр табылмады. Махсус бүләкләргә Зәйникамал Әлмөхәммәтова (Вагай районы) белән Фатыйма Ибраһимова (Бурбар авылы) лаек булдылар. Бию номинациясе буенча 1 урынны “Сандугач” ансамбле алды. “Быелгы 9 нчы “Түгәрәк уен” фестивален үткәрү бурычын өлкә татар Конгрессы килешү буенча “Яшь буын” оешмасына тапшырды. Шул сәбәпле, барлык оештыру эшләре безнең җаваплылыкта булды. Фестивальгә әзерлек күптән башланды. 16-4Өлкәдә узган татар мәдәнияте көннәрендә “Таң йолдызы” һәм “Халык сәнгате” өлкә бәйгеләренә сайлап алу туры барган арада, безнең махсус жюри да бүгенге фестивальдә катнашырга лаек кандидатларны сайлады. Шуны әйтергә кирәк, чыгышлар искиткеч матур булды, үзешчән артистлар бик тырыштылар. Алар тәкъдим иткән һәр күренеш җентекләп, уйланып эшләнгән, бик күп әйтем-мәкальләр, себер татарларының онытылып барган уеннары, җырлары, йолалары кулланылган. Кыскасы, һәр чыгышка ниндидер тирән мәгънә салынган булуы белән аерылып тордылар. Жюри составында яңа белгечләр булуы да фестивальгә үзенчәлек кертте дип уйлыйм, чөнки чыгышларның һәрберсен анализлап, чагыштырып, һәркем үз фикерен ачык әйтеп, кисәтүләрен дәлилләп, бер фикергә килгәннән соң гына урыннарны билгеләдек. Бүгенге төмәнлеләргә бүләк иткән күңелле бәйрәм әлеге бәйгенең мөһимлеген, халыкка кирәклеген тагын бер кат раслады дип уйлыйм”, - диде чарага нәтиҗә ясап Фәрид Зәки улы.

Рәүфә КАНГАЗИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума