Материалы

Яңалык

последние и лучшие новости искусства в мире

Реализацию нацпроектов обсудили в региональном правительстве. Төмән өлкәсе хөкүмәтендә губернатор Александр Моор җитәкчелегендә узган киңәшмәдә Президент Владимир Путин тарафыннан тәкъдим ителгән милли проектларны гамәлгә ашыру барышы турында фикер алыштылар. «Демография» милли проектының төбәктәге төп максатчан күрсәткечләрен төбәк башлыгы урынбасары, өлкә социаль үсеш департаменты директоры Ольга Кузнечевских тәкъдим итте. Ул билгеләп үткәнчә, бүгенге көндә проектларны финанслау буенча федераль бюджеттан субсидияләр алу өчен федераль структуралар белән килешүләр төзелгән. Һәр милли проект үз эченә берничә эш юнәлешен ала. Аерым алганда, «Демография» милли проекты үз эченә балалары туганда гаиләләргә финанс ярдәме күрсәтү, хатын-кызларны эш белән тәэмин итү һәм өч яшькә кадәр балалар өчен мәктәпкәчә белем бирү шартларын булдыру, иҗтимагый сәламәтлекне ныгыту, өлкән буын ярдәме һәм спортны үстерү чараларын ала.

Регион башлыгы киңәшмәдә Төмән өлкәсендә балалар өчен мәктәпкәчә учреждениеләр төзү мәсьәләсен күтәрде. Александр Моор, 2019 елга планлаштырылган барлык эшләр дә вакытында үтәлергә тиеш, дип белдерде. Өлкә мәгариф һәм фән департаменты директоры Алексей Райдер губернаторны әлеге йөкләмәләрне башкаруда ышандырды һәм хәзер үк булачак объектларга карата зур әзерлек эшләре алып барылуын әйтте.

* * *

Региональный этап конкурса «Семья года» стартовал в Тюменской области. Әгәр сезнең гаилә актив, дус һәм уникаль икән – катнашырга өлгерегез. Иң яхшы гаиләләр Бөтенроссия конкурсы РФнең хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы һәм кыен хәлдә калган балаларга ярдәм итү Фонды оештыруында 4 нче ел үткәрелә.

Конкурс биш номинациядән тора: «Күп балалы гаилә»; «Яшь гаилә»; «Авыл гаиләсе»; «Алтын гаилә»;. «Гаилә - традицияләрне саклаучы».

Конкурсның төбәк этабы координаторы: Төмән өлкәсенең социаль үсеш департаменты һәм «Гаилә» региональ үзәге. Беренче сайлап алу этабы 21 апрельгә кадәр дәвам итәчәк, нәкъ шул вакытта гаиләләргә гариза һәм катнашу өчен конкурс материалы җибәрергә кирәк. Бөтенроссия конкурсының төбәк этабына йомгак ясау һәм җиңүчеләрне бүләкләү быел май ахырында Төмәндә узачак.

Октябрь аенда федераль этапта җиңүче гаиләләр Мәскәүгә бүләкләү тантанасын, гаилә танышу бәйрәмен, экскурсияләрне үз эченә алган программада катнашу өчен чакырылачак.

* * *

В Тюменской областной научной библиотеке проходит акция «На парад с портретом деда». Бөек Җиңүнең 74 еллыгы уңаеннан Д.И.Менделеев исемендәге өлкә фәнни китапханәсе, хезмәт һәм сугыш ветераннары советы инициативасы белән “Үлемсез тыл”, “Сугыш балалары” акциясендә быел да катнаша. Акциянең төп максаты - яшь буында ватанпәрвәрлек һәм гражданлык позициясе, алдагы буыннар өчен горурлык тәрбияләү.

Төмән өлкә фәнни китапханәсе цифрлы форматка күчерү һәм бастырып чыгару өчен Бөек Ватан сугышында катнашучыларны, сугыш вакытында тылда хезмәт куйган гражданнарны, сугыш чоры балалары фотоларын кабул итә. Акция 31 майга кадәр дәвам итәчәк. Төмән һәм Төмән регионында яшәүчеләр өлкә фәнни китапханәсенә мөрәҗәгать итә алалар.

* * *

В регионе завершился областной этап регионального конкурса “Песня не знает границ». Узган ял көннәрендә «Нефтяник» мәдәният сараенда Урал федераль округы яшь башкаручыларының “Песня не знает границ” 16 нчы бәйгесенең өлкә этабы тәмамланды.

Сайлап алу турының 80 катнашучысының 13е генә финалга үтте. Конкурста 16-30 яшьлек барлык теләүчеләр дә катнашты. Чыгышлар профессиональ жюри тарафыннан бәяләнде.

«Sold out» арт-төркеме, Валерий Бондаренко, Валерий Борисов, Георгий Дробышев - 1 дәрәҗәдәге лауреат булдылар. 2 нче дәрәҗәдәге лауреатлар: «Интервал» музыкаль студиясе, Сергей Махортов, Кристина Кудрова. «Взлетная полоса» рок-төркеме, Дмитрий Диденко, Гөлнара Бабшанова өченче дәрәҗәдәге лауреат булдылар.

Бу конкурс Төмән өлкәсенең төрле почмакларыннан иң яхшы башкаручыларны җыйды. Быел катнашучылар сәхнәгә ике еллык тәнәфестән соң чыкты. Җиңүчеләр безнең регионны октябрь аенда Төмәндә узачак Урал федераль округы конкурсының финалында тәкъдим итәчәкләр.

Өлкә газеталарыннан хәбәрләрне Нәсимә ТАШБУЛАТОВА туплады.

 

* * *

В Тюменской области стартовали весенне-полевые работы. 12 апрельдә беренче булып Заводоуковск шәһәр округының “Тубыл” оешмасы игенчеләре эшне башладылар. Механизаторлар күпьеллык үләнне тырмаларга керештеләр. Монда барлыгы дүрт берәмлек техника эшли. Аз вакытта оешма үлән өчен бүлеп биргән 500 гектар җирне узып, барлык мәйданда эшне тәмамларга уйлый. Сабан бодаен утырту өчен 15 гектар туфрак тырмаланды. Мәсәлән, Яркәү районы орлык фондының кондиционлыгы буенча өлкәдә лидерлардан исәпләнә. Бу күрсәткеч 100%ка тигез. “Междуречье” агрофирмасы оешмасында эшнең төп юнәлеше – сөт терлекчелеге. Үсемлекчелекләрнең төп мәсьәләсе – тәүлегенә 40 мең сөт бирүче 2,5 мең баш терлекне сыйфатлы, энергетик баетылган мал азыгы белән тәэмин итү. Оешманың 6 мең гектар чәчү җиренең яртысында диярлек күпьеллык үлән үсә. Төп мәйданга сенаж культуралар (60%): ногыт, люцерна, тукранбаш, бодай, борчак, берьеллык үлән чәчелә. 2018 елда азот белән эшкәртелгән җирдән гектарыннан 57 центнер бодай алынды.

* * *

Мраморную говядину начнут производить в тюменском селе. Юрга районында мәрмәр сыер итен җитештерүне җайлыйлар. Моның өчен Лабино авылына 400 баш тирәсе ит токымлы терлек китерәчәкләр. 150 данә абердин-ангусск токымындагы тананы тәшкил иткән беренче партия шушы ай азагында кайтачак. Тиздән мәрмәр сыер итен әзерләүче белгечләр өчен күп фатирлы йорт төзеләчәк. Районда шәхси-дәүләт партнерлык хисабына 36 яңа эш урыны барлыкка киләчәк.

* * *

Специалисты КРиММа побывали на стажировке в Нидерландах. Алар анда яшелчәләрне пастеризацияләү линиясе белән таныштылар. Шулай ук бәрәңгене эшкәртү тәҗрибәсен алдылар. Инде КРиММ технологлары алдында Голландиядә өйрәнгән бәрәңгедән үз рецептларын төзү көтелә.

* * *

Глава города Тюмени Руслан Кухарук открыл фестиваль спортивной борьбы. Бу көннәрдә “Төмән-Дзюдо” комплексында узган Спорт көрәше фестивалендә 300дән артык атлет катнашты. Төмән мэры Р.Кухарук яшь ярышучыларны һәм уңыш теләүчеләрне чын күңелдән котлады. Фестиваль алдыннан “автограф-сессия” оештырылды, анда мактаулы кунаклар җанатарларга үзләренең имзаларын бүләк иттеләр. “Төмәндә олылар һәм балалар арасында массалы спортка, халык арасында сәламәтләндерү эшенә зур игътибар бирелә. 32 меңнән артык сабый спорт секцияләренә йөри. Аларның 5 меңе дзюдо, самбо, грек-рим көрәшендә казанышлар яулый”, - дип Төмән хакимияте башлыгы сөйләде.

* * *

Тюменские продукты пользуются популярностью у северян. Югра һәм Ямалда язгы азык-төлек ярминкәсе еш оештырыла. Төмән агропромышленность оешмалары зур, сыйфатлы алга китеш ясадылар. Мартта төньяк округларда үз продукцияләрен 2 миллион 700 мең сумга реальләштерделәр. Яңа Уренгой, Губкинск һәм Надымда май азагынача ярминкәләр үткәреләчәк. Көзен яңа уңыш белән төньяклыларны кабат шатландырачаклар.

Өлкә газеталарыннан хәбәрләрне Диләфрүз ФӘХРЕТДИНОВА туплады.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума