#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2020
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
30 31 1 2 3 4 5
6 7 8 9 10 11 12
13 14 15 16 17 18 19
20 21 22 23 24 25 26
27 28 29 30 1 2 3

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Гүзәл затларыбызның җаваплы хезмәте

последние и лучшие новости искусства в мире

16-2Күп еллар медицина юнәлешендә хезмәт иткән якташыбыз Сатылган авылында туып-үскән Миләүшә Фатыйх кызы Карымова гомеренең 30 елын игелекле хезмәткә - якташларының сәламәтлеген саклауга багышлый.

В.Солдатов исемендәге Тубыл медицина училищесын тәмамлаган яшь белгечне 1987 нче елда туган авылы медпункты мөдире итеп билгелиләр. Авыл фельдшерларының кеше гомере өчен җаваплылыклары икеләтә артык. Сатылган һәм Рус Медянка авылларында яшәүчеләргә, укучыларга, балалар бакчасына йөрүчеләргә хезмәт итә ул.

Беренче медицина ярдәмен күрсәтә, авыручыларны өйләрендә дәвалый, авылларда халыкны диспансерлаштыруны оештыруда актив катнаша. Миләүшә Фатыйх кызы медицина юнәлешендә эшли башлаган елларын искә алып: ”Авылда эшләгән беренче елларымда эшемнең халыкка иң кирәкле, җаваплы эшләрнең берсе икәнен аңладым. Училищеда укыганым бушка булмады. Төрле катлаулы очракларда югалып калмыйча, кешегә ярдәмгә килергә ашыктым. Медицинадагы эш тәртибенә эшли-эшли өйрәнәсең. Авылда эшләгән фельдшерлар көне буе эшләп кайтса да, авырулар янына кичен дә, төнлә дә барып ярдәм күрсәтәләр. Мин авылда фельдшер да, акушер да, даруларны алып килеп сатучы да идем. Авыл җирендә яшәүче өлкән яшьтәгеләргә аеруча игьтибар кирәк, шуңа да фельдшер сабыр, мәрхәмәтле, өлкәннәргә игьтибарлы булырга тиеш”, - дип сөйләде. Иң кирәкле, дәрәҗәле, җаваплы һөнәр иясенә авыл җирендә эшләү җиңел булмагандыр. Яшь белгеч Миләүшә Фатыйх кызы тормышка чыгып, шәһәргә күчеп килгәннән бирле Тубыл шәһәренең 3 нче өлкә хастаханәсендә эшен дәвам итә. Ул балалар поликлиникасында участок шәфкать туташы буларак яңа туган балаларның өйләренә йөри, күзәтә, әниләренә киңәшләр бирә, план буенча прививкалар ясый, прививкалардан соң балаларның сәламәтлеген карап, табиб белән профилактик юнәлештә эш алып бара. 2012 нче елдан Миләүшә Карымованы хастаханәнең профилактика бүлегенә фельдшер итеп билгелиләр. Ул башка табиблар белән шәһәрнең ”Сибур Тобольск” оешмасында, Тубыл районында диспансеризация үткәрүдә катнаша. Халык ихтирамын, ышанычын яулаган Миләүшә Фатыйх кызы авыруларга үз вакытында ярдәмгә килергә ашыга. Бүгенге коронавирус чиреннән саклану өчен иң беренче гади кагыйдәләрне үтәргә кирәклеге турында: “Кеше гомереннән кадерлерәк бер нәрсә дә булмаганын чир каршында көчсез булган очракта гына аңлый. Ышанырга кирәк: коронавирус чирен дә без җиңеп чыгарбыз. Кулларны сабын белән юарга, урамда танышлар белән кул бирешми генә исәнләшергә, җәмәгать урыннарында медицина битлеге кияргә, дезинфекция чараларын кулланырга, үзбикләнү көннәрендә өйдә утырырга, җаваплы булырга кирәклеген онытмыйк”, - дип сөйләде.

Миләүшә Карымова тормыш иптәше Руслан белән ике кыз үстерәләр. Кызлары Юлия Төмән медицина академиясендә укый. Ул әнисе юлыннан китеп, табиб һөнәрен сайлый, Лилия югары белемле юрист. Шәһәр халкына яхшы таныш булган Миләүшә ханым - һөнәри осталыгын, белемен күтәреп хезмәт итүче югары квалификацияле фельдшер. Ул “Яңарыш” укучыларына сабырлык һәм сәламәтлек теләде.

Римма УМИТБАЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836