Материалы

Сынауларга бирешмиләр

последние и лучшие новости искусства в мире

16-1“Дөнья буйлап таралган коронавирус чиреннән сакланып кына хезмәтебезне башкарабыз”, - дип Тубылның почта хезмәткәрләре эшләрендә кертелгән яңалыклар белән таныштырдылар. Почта үз эшчәнлеген туктатмаучы оешмалар исәбенә керә.

“Яңарыш” һәм башка газета-журналлар яздыручылар көтеп алган газеталарын үз вакытында алалар. 9 нчы микрорайонда почта бүлегендә эшләүче Евгения Әпсәләмова: ”Без битлек, перчаткалар киеп эшләргә тиешбез. Почта бинасында көненә өч мәртәбә бүлмәләрне җилләтәбез, дымлы җыештыру үткәрелә, кулны кат-кат юарга мөмкинлекләр бар.

Почтага керүчеләр өчен белдерү эленгән. Кешеләр бер-берсеннән 1-1,5 метр дистанция сакларга тиешләр. Эшкә килгәндә, почта ташучыларның да, операторларның да эше артты. Почта ташучылар килгән посылкаларны өйләренә китерергә тиешләр. Хат ташучылар газеталарга язылуны да кешеләрнең өйләрендә кабул итәләр. Аларның күпчелегенә күчмә терминаллар тапшырылды. Хат ташучы газетага яздырса, чекны шул ук вакытта яздыручыга тапшыра”, - дип сөйләде. Бу почтада хат ташучылар “Яңарыш”ны 29 йортта көтеп алганнарын сөйләделәр. 2020 нче елның икенче яртыеллыгына газета-журналларга язылу башланды. Газетага яздырырга теләүчеләр почтага шалтыратып, почта ташучыны өйләренә чакыра алалар. Бу ысул белән кулланучыларга почта бүлегеннән килүченең исем-фамилиясен алдан белешергә кирәк.

“Яңарыш”ның 30 еллык юбилеен газетага яздыручыларның санын күтәреп, авырлыкларга бирешмичә, бердәм һәм бергә булып каршылыйк.

Римма УМИТБАЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума