#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2020
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
30 31 1 2 3 4 5
6 7 8 9 10 11 12
13 14 15 16 17 18 19
20 21 22 23 24 25 26
27 28 29 30 1 2 3

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Тормышка ашкан хыял

последние и лучшие новости искусства в мире

16-3Асия Кәүсәр кызы Алеева (Ташбулатова) Төмәннең “Нефтяник” хастахәнәсендә ультразвук һәм функциональ диагностика бүлегендә 37 ел хезмәт итә. Ул Кутарбитка урта мәктәбен уңышлы тәмамлап, Тубыл медицина училищесына укырга керә. Хыялы – сәламәтлек өлкәсен үзләштерү. Укуын тәмамлап, “Фельдшер” таныклыгын алганнан соң, юллама белән Кутарбитка амбулаториясендә бар күңелен биреп эшли. Аннан соң Төмән шәһәренә юл ала. Башта “Нефтяник” медсанчасте поликлиникасының стоматология бүлегенә шәфкать туташы булып урнаша. Эшен бик яратып башкара. Классташы Әсхәт Алеев белән гаилә корып, өч бала: Динара, Рөстәм, Венерага әти-әни булалар.

Декрет ялыннан соң, эшен шунда ук дәвам итә. “Ул вакытта “Нефтяник” - яңа заманча хастаханә булып төзелеп бетә, мин ультразвук һәм функциональ диагностика бүлегенә урнаштым һәм хәзерге көнгәчә шунда эшлим”, - дип сөйли үзе турында Асия. Игътибарлы, ихтирамлы, кешелекле белгечне коллективта яраталар. 12 ел эшләгәннән соң, яңа фатир бирәләр. 2012 елда аны өлкән шәфкать туташы итеп куялар. “Бер урында эшләсәң, һөнәреңне җентекләп үзләштерәсең, авыруларга вакытлы һәм дөрес ярдәм күрсәтәсең, коллективта абруй казанасың», - ди ул. Асия Кәүсәр кызы һәр 5 ел саен курслар үтеп, белемен яңартып тора, яңа аппаратларны үзләштерә. Югары категорияле белгеч яшьләр белән тәҗрибә уртаклаша. Эше бик җаваплы, ЭКГ язмасын укып, дөрес диагноз куярга, кешенең гомерен саклап калырга ярдәм итә.

Эшләү дәверендә Төмән өлкәсе хөкүмәтенең һәм Россия Федерациясе сәламәтлек саклау министрлыгының Мактау кәгазьләре белән бүләкләнә. “Хезмәт ветераны” исеменә лаек була. Асия белән Әсхәт кияү балаларына югары белем биреп, хезмәткә өйрәтеп, кешелекле итеп тәрбияләделәр. Киявебезгә зур рәхмәт, ярдәмчел, «ПАТП» оешмасында гомере буе автобус йөртүче булып эшләде, ул да - “Хезмәт ветераны”. Тырыш, өлгер Асия сеңлебез өч оныгына яраткан әби, ял көннәрендә концертларга алып бара, тренировкаларга йөртә. Җәй көннәрендә җиләк-җимеш үстерә, бакчасы гөрләп утыра.

Әнисә НИЯЗОВА, Төмән шәһәре.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836