#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2020
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
30 31 1 2 3 4 5
6 7 8 9 10 11 12
13 14 15 16 17 18 19
20 21 22 23 24 25 26
27 28 29 30 1 2 3

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Яңалык

последние и лучшие новости искусства в мире

Тюменский район готов к посевной. Быел Төмән районы предприятиеләре һәм фермалары 43 мең гектардан артык чәчәргә җыена. Шуларның 13,7 мең гектары бөртекле культуралар (бодай, арпа, солы, борчак). Иң зур мәйданны азык, бөртекле һәм кузаклы культуралар, шулай ук бәрәңге биләячәк. Районда барлык авыл хуҗалыгы техникасы чәчүгә әзер. Шулай ук хуҗалыкларның күпчелеге ашлама һәм ягулык белән тәэмин ителгән. Хәзер башлау өчен тотрыклы җылы һава торышын көтәләр. Былтыр техника район кырларында 13 апрельдән эшләсә, 2018 елда майның икенче яртысында гына эшли башлаган. Югары әзерлек режимы шартларында аграрийлар барлык санитар-гигиена таләпләрен үтиләр һәм чәчү эшләрен вакытында, сыйфатлы итеп башкарырга ниятлиләр.

* * *

В Тюменской области инвалидность продлят автоматически. Поликлиникалар тиешле оешмаларга документларны үзләре тапшырачаклар. 2020 елның 1 октябренә кадәр Төмән өлкәсендә медик-социаль экспертиза гариза бирүченең шәхси катнашыннан башка үткәреләчәк. Яңа тәртип беренче тапкыр инвалидлык билгеләү өчен мөрәҗәгать итүчеләр һәм медико-социаль экспертизаны кабат узучылар өчен гамәлгә ашырыла. Бу балаларга да, өлкәннәргә дә кагыла. Әгәр срогы быелның 1 мартыннан 1 октябренә кадәр тәмамлана икән, инвалидлык һәм индивидуаль реабилитация программасын озайту ярты елга автомат рәвештә башкарыла.

* * *

Из-за коронавируса в Тюменской области стало меньше свадеб. 18 марттан өлкәдә югары әзерлек режимы кертелде. 25 марттан яшь парларны туй тантанасында чикләделәр: аларга никахны теркәргә уннан артык кунак чакырмау күрсәтмәсе бирелде. Шуннан соң парлар туйларны яхшырак вакытка күчерә башладылар. Мартта өлкәдә 620 пар никахларын теркәгән, аларның 369ы – Төмәндә, 82се – Төмән районында, 51е – Тубыл районында, 22се -Ишим, 16сы – Заводоуковск, 12се – Ялутор районнарында, берешәр берничә районда. Былтыр бу вакытта өлкәдә 786 никах теркәлгән.

* * *

Образовательный проект для сельских предпринимателей запустили в Тюменской области. Төмән өлкәсе авыл эшкуарларына коронавирус таралуны булдырмау өчен кертелгән чикләүләр шартларында бизнес алып баруның актуаль мәсьәләләре буенча консультацияләр бирәчәкләр. “Без “ОПОРА РОССИИ” иҗтимагый оешмасы белән берлектә авыл эшкуарлары өчен “Үз эшеңне ач” белем бирү проектын башлап җибәрдек. Проект кысаларында иң актуаль мәсьәләләрне карыйбыз – дәүләт ярдәме, бизнес кооперациясе, эре хезмәттәшлек итүне”, – дип сөйләде өлкә инвестицион агентлыгы генераль директоры Андрей Шальнев. Моннан тыш, яңа эш башлаучы авыл эшкуарларын ветеринария документларын рәсмиләштерүнең “Меркурий” федераль автоматлаштырылган системасында эшләргә, Россельхознадзор һәм ветеринария хезмәте белән хезмәттәшлек итәргә өйрәтәчәкләр.

* * *

Спасатели Тюменской области напомнили как не допустить пожара на даче. Төмән өлкәсендә яшәүчеләргә коры, эссе һәм җилле һава торышында янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен искә төшерделәр. “Биналар, корылмалар, торак йортлар, хуҗалык корылмалары янындагы участокларда коры үлән яндырмагыз, учаклар якмагыз һәм башкасы”, - дип кисәттеләр янгын сүндерүчеләр. Янгын куркынычсызлыгы таләпләрен бозу 2 меңнән 3 мең сумга кадәр административ штраф салуга китерә. Әгәр кагыйдә бозу янгын китереп чыгара икән, сәламәтлеккә зыян килгән яки үлем китергән очракта, гаеплегә җинаять җаваплылыгы яный.

Өлкә газеталарыннан хәбәрләрне Диләфрүз ФӘХРЕТДИНОВА туплады.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836