Бу санда 

#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Якуб абый Зәнкиевны искә алып...

последние и лучшие новости искусства в мире

16-2Хөрмәтле шәхесебез, мактауга лаек язучыбыз, халык укытучысы, себер татарының горурлыгы Якуб абый Зәнкиев турында күп язылса да, язып та, укып та, сокланып та, өйрәнеп тә чикләнерлек түгел. Үз заманы өчен, милләте өчен күпме күргән, күпне кичергән, белем өлкәсендә армый-талмый хезмәт иткән, юл күрсәткән, халкын тәрбияләгән бөек инсан ул. Аны үз заманында да танучылар, бәяләүчеләр, хөрмәтләүчеләр күп булды.

Бүген исә без аның хезмәтенә, белеменә, яшәү рәвешенә, сәләтенә хәйран калабыз һәм сокланабыз. Якуб Камали улының тормыш тәҗрибәсе зур, карашы киң, фикерләре ачык, милләте өчен хезмәте чиксез, сүзгә оста, белеме тирән, йөрәге тынгысыз, теләге – игелек, иҗаты - мактаулы булды.

Сугыштан соңгы авыр, кайгы-хәсрәтле елларда Якуб абый олысына-кечесенә, картына-яшенә белем-тәрбия генә биреп калмаган, ярдәм кулларын сузган, киләчәккә өмет иңдергән, бар өлкәдә үрнәк күрсәткән шәхес. Андыйлар онтылмыйлар. Алар безнең арабызда, алар мәңге исән!

Мин абый белән тыгыз элемтәдә булмасам да, ярыйсы гына аралаштык. Аның кичәләрендә булырга да насыйп итте. Бүген тик шунысын әйтәсем килә: шигърияткә юлламаны башлап бирүче Азат Сәгыйтов булса, икенчесен бирүче Якуб Зәнкиев булды. “Гаепсез корбаннар” поэмасын бүләк иткәч, ул мине өенә чакырып алып әңгәмә корганда, болай диде: “Яз, сеңлем, Булатның дәвамы бар икән, тик артык “кызарма”, - диде. Бу минем өчен иң кадерле, мине шигърияткә этәрүче, өмет иңдерүче сүзләр булды.

Ул заманда яшәгән күренекле башка шәхесләрне дә онытырга ярамый. Алар – Камал Моратов, Солтан Садыйков, Җәзилә Массагутова, Флора Әхмәтова-Урманче, Изил Гарифуллин, Азат Сәгыйтов, Булат Сөләйманов, Альберт Урамаев һ. б.

Бүгенге көндә дә халкын агартырга һәм яңартырга омтылучы, телгә һәм белемгә тартучы шәхесләребез бик күп. Аларны санап бетерерлекмени!

Гомерләрен иленә, халкына, теленә, диненә багышлаганнарны да, багышлаучыларны да онытмыйбыз. Иҗат итүчеләргә уңышлар, какшамас сәламәтлек, чиксез бәхет, бетмәс шатлык, гаилә иминлеге, имин тормыш, күрешүләр-очрашулар теләп калам.

Галия АБАЙДУЛЛИНА, Тубыл шәһәре.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836