Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
ул. Шишкова, 6, 2 этаж
«Яңарыш»ның 35 еллыгы уңаеннан, Азат турында истәлекләремне җибәрергә булдым. Мин, Рәйханә Низамова, Тубыл пединститутында Азат белән (бер ел алда) бергә укыдым. Укыдык кына түгел, берничә ел зур спектакльдә уйнадык. Мин 1962 елда филология факультетын тәмамладым, алай булгач, 1960 елдан башлап була инде ул йөзләгән репетицияләр. Спектакльнең режиссеры яңа килгән журналист Зоммер дигән кеше иде. Журналист булса да, абый педагог вазыйфасын үтәде. Бик эшмәгәр абый иде ул.
Спектакль бик зур иде, Азат егет ролен башкарды. Без Луиза Заппарова белән (Олы Акъяр авылы кызы иде) ике мәртәбә 4әр сәгать театр сәхнәсендә уйнадык.
Азат әле «Ленин юлы» дигән газетада корреспондент та иде. Аның эше булдымы инде, анысын белмим, спектакль турында хәбәрләр чыга иде. Азат минем туганым булгач, бер-беребезгә хөрмәтле карашта идек. Төмәннән кайткач, барчабыз да бүләкләр алдык, пединститутны тәмамлау уңаеннан, акчаны кичәгә дә калдырдык. Күз алдымда зур гәүдәле, көләч йөзле, җитез егет басып тора, һич күңел ышанмый аның юклыгына.
Рәйханә ЛУКМАНОВА, Яркәү районы.