Газетага язылу 

Календарь 

Май 2025
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
28 29 30 1 2 3 4
5 6 7 8 9 10 11
12 13 14 15 16 17 18
19 20 21 22 23 24 25
26 27 28 29 30 31 1

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Изге эшләрне кабул итсен

последние и лучшие новости искусства в мире

Казанлы авылында иртәнге 6.00 сәгатьтә мәчет имамы Әбделвахит хаҗи Бикмулин бәйрәмне вәгазьдән башлады, 7.00 сәгатьтә бәйрәм намазы башланды. Мәчет тулысынча авыл халкы, аларның туганнары, шулай ук яшьләр белән тулы иде.

Имам Әбделвахит хаҗи Ислам диненә килүчеләрнең хәзер яшәрә баруын билгеләп үтте һәм яшь буынның дин белән кызыксынуы өчен катнашучыларга рәхмәт белдерде һәм Исламның ышанычлы кулларда булуын әйтте.

16-43Шул ук районның Ахман авылында мәчет бөтенләй яңа, әле рәсми ачылу да булмаган, әмма бина инде дин тотучыларны үзенә җәлеп итү урыны булып тора. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Ахман авылында мәчет әлеге җирлекнең 300 еллык тарихында беренче мәртәбә бөтен авыл халкы һәм аларның якыннары һәм имам Илдус Хикмәтуллин тырышлыгы белән төзелә. Бу авыл мине һәрвакыт кешеләрнең йөрәк җылысы һәм Исламның ныклыгы белән таң калдырды.

Монда минем ата-бабаларым Усмановларның туган җире дә. Әти ягыннан минем бабамның атасы Гомәр бабай Усманов - сәүдәгәр, меценат, хуҗалыкчы, прогрессив карашлы, күп очерклар һәм күп мәкаләләр язарга лаек кеше, биредә зур йорты, тегермәне, хуҗалыгы булган.

Ахманда Ураза бәйрәме бәйрәм намазы белән башланып китте, аннан соң көне буе мул өстәл артында күңелле очрашулар булды.

Аллаһы Тәгалә безгә киләсе Рамазанга кадәр яшәргә ярдәм итсен, шулай ук уразалар, садака, дога һәм инде бездән киткән Рамазанның изге эшләрен кабул итсен.

Гөлназ УСМАНОВА,
Төмән шәһәре.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836