Газетага язылу 

Календарь 

Май 2025
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
28 29 30 1 2 3 4
5 6 7 8 9 10 11
12 13 14 15 16 17 18
19 20 21 22 23 24 25
26 27 28 29 30 31 1

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Рамазан аен зурлап озаттылар

последние и лучшие новости искусства в мире

Төмән шәһәренең татар мәдәният үзәгендә өлкә Диния нәзарәтенең үзәкләштерелгән дини оешмасы җитәкчелегендә ел саен уздырыла торган Ураза бәйрәме узды.

Бәйрәмгә өлкәнең төрле районнарыннан мәчет имамнары, мөгаллим-мөгаллимәләр, өлкә татар милли-мәдәни автономияләр әгъзалары, актив җәмәгать эшлеклеләре чакырылган иде. Чараны якшәмбе мәктәбе шәкерте Тимур Хәйруллин Коръән укып башлап җибәрде.

16-2

Аннары мөселманнарны Рамазан ае тәмамлану, Ураза гаете белән өлкә Диния нәзарәтенең үзәкләштерелгән дини оешмасы рәисе мөфти Зиннәт хәзрәт Садыйков котлап: «Бүген безнең белән шатлыгыбызны уртаклашырга килгәннәргә олы рәхмәтемне белдереп, Аллаһы Тәгаләдән башкарган яхшы эшләребезне, тоткан уразаларыбызны кабул итүен һәм үзенең ярдәменнән ташламавын сорыйм. Һәркемгә, Төмән өлкәсенә, илебезгә мәрхәмәтле булуын үтенәбез. Чөнки, без, мөселманнар, яхшы беләбез, әгәр Аллаһы Тәгаләнең мәрхәмәте һәм канәгатьлелеге булмаса, иртә белән күзләребезне ача да алмаячагыбызны. Бүген бирегә җыелдык, чөнки барыбызның да максатыбыз уртак– без яхшылык, тынычлык, халкыбыз иминлеген телибез», - дип сөйләде. Һәм дини оешма исеменнән туган телебезне, мәдәниятебезне һәм дини йолаларыбызны саклау, үстерү эшенә зур өлеш керткәннәре өчен Лилия Әнвәрова, Эльмира Назыйрова, Әлфия Сагидуллина һәм һәрьяктан ярдәм күрсәтеп торучы өлкә Думасы комитеты рәисе урынбасары Александр Мажаровка Рәхмәт хатлары тапшырды, Александр Мажаров котлау сүзләренә кушылып, өлкә Думасының Рәхмәт хаты белән Фәрит Хөснетдинов, Раил Муляковны бүләкләде. Милләтләр эшләре буенча өлкә комитеты рәисе урынбасары Роман Малыгин Фәйрүзә Бәшировага Рәхмәт хаты тапшырды.

Мөселманнарны бәйрәм белән тәбрикләп Бөтендөнья татар конгрессының Төмәндәге вәкиле Ринат Насыйров, шәһәр Думасы депутаты Есенгалий Ибраев, өлкә татар милли-мәдәни автономиясе рәисе урынбасары Данияр Әхмәтов, Төмән районы татар автономиясе рәисе Альберт Алтынгузин, Ялутор районы татар автономиясе рәисе Рауфат Аллаяров чыгыш ясадылар. Алар һәркемне бердәмлеккә өндәп, үзара дустанә яшәргә, сабыр, игелекле, ярдәмчел булырга, бер-беребезгә таянып, изге эшләр башкарырга чакырдылар. Чыгышлар «Этнос» гуманитар белем бирү үзәге балаларының «Лә иләһә илаллаһ» шигырен (укытучылары Наисә Гайнельянова) сәнгатьле итеп укулары, якшәмбе мәктәбе укучыларының (Фәйрүзә Бәширова) кыска дәрес уздырып, Аллаһы Тәгаләнең исемнәре, аларның мәгънәләре белән таныштырулары, «Әмәл» (Әбүзәр Миңнебаев) фольклор ансамбленең «Кунакчыллык» мөнәҗәтен башкарулары белән бизәлеп барды. Беренче зур сәхнәгә чыккан Ясминә Сияутдинова белән Марат Билаловның җырлаган «Кәләпүшем, калфагым» җыры һәркемнең күңеленә хуш килде. Дарина һәм Мәдинә Хөсәеновалар «Туган көнең белән, әнием» дигән матур җыр бүләк иттеләр. Ә Акъяр авылы җырчысы Роза Казакееваның Геройлар елына туры килеп сайланган «Кайту» җыры мөселманнар йөзендә сагыш та уятты.

Ураза гаете тәмле пылау һәм милли ризыклар белән тулган өстәл артында сыйланулар белән дәвам итте. Аннары Аллаһы Тәгаләдән саулык-сәламәтлек, илебезгә тынычлык, гаиләләребезгә иминлекләр сорап, мөселманнар дога кылдылар.

Рәүфә КАНГАЗИНА.
Рәсемнәрдә: Ураза бәйрәмендә.

 

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836