Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
ул. Шишкова, 6, 2 этаж
Сәламәтлек - кешенең иң мөһим тормыш кыйммәтләренең берсе, аның иминлеге һәм озын гомер нигезе. Бөек немец шагыйре Генрих Гейне: «Мин белгән бердәнбер матурлык – ул сәламәтлек», - дип язган.
Бөтендөнья сәламәтлек көне кысаларында Ямбай авыл китапханәсендә «Сәламәтлек көне» дигән танып белү сәгате узды. Китапханәче Гөлфара Гарипова бәйрәмнең барлыкка килү тарихы турында сөйләде. «Һәр кеше үз сәламәтлеген үзе булдыручы, физкультура белән шөгыльләнү, чыныгу һәм шәхси гигиена кагыйдәләрен үтәү бик мөһим була», - дип әйтеп китте. Чарада катнашучылар сәламәт яшәү рәвеше турында рус һәм татар телләрендәге мәкальләрне һәм әйтемнәрне искә төшерделәр, «Сәламәтлек сораулары» викторинасы сорауларына җавап бирделәр, көлү терапиясе курсын үттеләр һәм күңелле, шаян шигырьләр тыңладылар.
Искиткеч оста гармунчы Җәгъфәр Касыймов җыр һәм бию кешенең эмоциональ халәтен яхшыртуын һәм сәламәтлегенә уңай йогынты ясавын исбатлады. Җәгъфәр Әбүзәр улы - уникаль кеше, Төмән районы территориясендә төрле вакытта оештырган үзешчән коллективларының талантлы җитәкчесе. Чара кунагы үзенең иҗади юлы, балачактан музыкант һөнәрен сайлавы турында сөйләде. Китапханә укучылары өчен ул халык хореографиясе элементлары белән мастер-класс үткәрде һәм төп бию йөрешләре турында әйтеп китте. Ә чарада катнашучылар танылган рус, татар җырларын җырладылар. Борынгы грекларның бөек фикер иясе Аристотель хаклы булган: «Хәрәкәт – ул тормыш!». Кешегә үз тәнен яхшы формада, сәламәтлеген тиешле тонуста тоту өчен физик йөкләнеш кирәк.
Борынгы заманнардан алып бүгенге көнгә кадәр шәл яулыкларның бәясе бик югары булган, чөнки алар бик күп файдалы үзлекләргә ия. Сәламәтлек темасын дәвам итеп, китапханәче яулыкларның матурлыкка һәм сәламәтлеккә файда китерүе турында сөйләде. Мәсәлән, кәҗә мамыгыннан бәйләнгән Оренбург мамык яулыклары. Чара кунаклары яулык турындагы матур җырларны искә төшерделәр һәм әлеге баш киеме белән бәйле булган үз тарихларын сөйләделәр. Танып-белү сәгатенең практик өлешендә Ямбай авылының социаль эш буенча белгече Зөһрә Климович яулык бәйләү буенча мастер-класс үткәрде. Мода бик тиз хәрәкәт итә, без аның артыннан һәрвакыт өлгермибез, әмма трендта калуның бик яхшы ысулы бар. Гөлшат Касыймова яулыкның күпкырлы декоратив элемент булуы турында сөйләде һәм яулык бәйләү ысулларын күрсәтте һәм өйрәтте.
Китапханәнең «көмеш волонтеры» Вәлия Корманова үзенең сәламәтлеген саклау ысулы белән уртаклашты: сәламәтлекне саклауның нәтиҗәле ысулы – социаль багланышлар. Волонтерлык, мәнфәгатьләр буенча клубка керү яки иҗтимагый чараларга бару - болар барысы да кәефне күтәрәчәк. Кунаклар соравы буенча ул матур җырлар башкарды.
Китапханә укучылары өчен сәламәт яшәү рәвеше турында китап күргәзмәсе оештырылды. Биредә сәламәтлек, дөрес туклану һәм диеталар, дару үсемлекләренең шифалы көчләре, физкультура белән шөгыльләнү, скандинавия йөрешенең файдасы, үз сәламәтлегеңне озак елларга ничек саклап калу турында китаплар тәкъдим ителде. Чара бер сулышта узды – катнашучылар дәрт һәм энергия генә түгел, файдалы мәгълүмат та алдылар, сәламәтлекне саклауда иң мөһиме – кешенең үз организмы турында кайгыртуы дигән нәтиҗә ясадылар.
Гөлфара ГАРИПОВА,
Төмән районы, Ямбай авылы.