Май 2026 |
| Дш | Сш | Чш | Пш | Җом | Шм | Якш |
| 27 | 28 | 29 | 30 | 1
|
2 | 3 |
| 4 | 5 | 6 | 7 | 8 | 9 | 10 |
| 11 | 12 | 13 | 14 | 15 | 16 | 17 |
| 18 | 19 | 20 | 21 | 22 | 23 | 24 |
| 25 | 26 | 27 | 28 | 29 | 30 | 31 |

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
Тюмень, ул. Шишкова, 6, 2 этаж, Тюменский издательский дом
Авылдагы бер хатын ул... Хезмәт кешесе дә, хуҗабикә дә, ана да. Ул танылу эзләми, югары бүләкләр көтми. Авыл хатын-кызы бик тыйнак һәм хезмәт сөючән, чөнки авыл тормышы ялкауларны яратмый.
Язмам гаҗәеп бер хатын турында. Ул - яшь булуга карамастан, актив һәм эчтәлекле тормыш алып бару үрнәге. Аның тарихы илһамландыра һәм тормышка кызыксынуны саклап калу һәм теләсә кайсы яшьтә үсү мөһимлеге турында уйланырга мәҗбүр итә.
Характеры ничек чыныкты

Бүгенге героем - Сабура Төхвәтуллина Аксуркадан, пенсионер. Ул бик энергияле, талантлы кеше. Шул ук вакытта ул бик игътибарлы, сизгер, ярдәмчел, гадел һәм гади, сөйкемле һәм рухи бай хатын.
Сабура Сәгыйть кызы 1954 елның 15 январенда Аксурка авыл советының Крапива авылында туа. Гаиләдә өч бала була. Әтисе Сәгыйтулла Төхфәтулла улы - Бөек Ватан сугышында катнашкан, Ленинградны саклаган, урман участогында эшләгән, хөрмәтле кеше, 86 ел яшәгән. Әнисе Мөхәрәм Әнвәр кызы колхозда эшләгән, өч бала үстергән, 89 яшендә үлгән. Ата-аналар балаларын хезмәткә, кече Ватанны яратырга, намус белән яшәргә өйрәтәләр. Сабурага кечкенәдән үк өйдә булышырга, су ташырга, зур хуҗалыкта терлек карарга, бакчага су сибәргә туры килә. Әтисе белән балыкка йөри, печән чабарга, атка атланып йөрергә иртә өйрәнә.
Сабура Сәгыйть кызы урта белемне Карагай мәктәбендә ала, шуннан соң бер ел Аксурка мәктәп яны интернатында тәрбияче булып эшли. Соңрак Төмән шәһәрендә шәфкать туташлары курсларын тәмамлый һәм Нефтеюганск шәһәрендә хастаханәдә шәфкать туташы булып эшли. Кияүгә чыга, улы Эдик туа. Никах уңышсыз булып чыга, ул ире белән аерылыша һәм Аксуркага кайта. Әти-әниләрен тәрбияләп, аларга хөрмәт күрсәтеп кече ватанында яши. Ул вак-төякләрдән шатлык таба белә, һәр мизгелне кадерли һәм үзенең энергиясен тирә-юньдәгеләр белән уртаклаша, туганнарына һәм мохтаҗ өлкән яшьтәге пенсионерларга ярдәм итә.
Хезмәт юлы
Сабура Сәгыйть кызына авылда яшәү һәрвакыт ошый. Башта совхоз балалар бакчасына шәфкать туташы булып, соңрак авыл китапханәсенә эшкә урнаша. Китапханәче дипломын Тубыл мәдәният мәгърифәт училищесында читтән торып укыганнан соң ала. Үзе балачактан ук укырга ярата иде, авылдашлары, бинада бик салкын булса да, китаплар алып, барлык чараларга йөрделәр.
Сабура Сәгыйть кызы 8 ел Аксурка урта мәктәбенең мәктәп яны интернатында тәрбияче булып эшләде. Аңа мәктәптәге ыгы-зыгылы тормыш ритмы ошый иде. Балалар аны кайгыртучанлыгы, игелеге һәм кызыклы чаралары өчен яраталар иде. Авылдашлары аны хөрмәт итә, җитәкчелек хезмәт сөючәнлеге һәм җаваплылыгы өчен кадерли. Ул бу елларда Тубыл педагогия институтына читтән торып укырга керә, биш ел укый, әмма дипломны, кызганычка каршы, ала алмый. Әнисе урынга ята, әтисе сукырая. Сабура аларны карады. Гомуми хезмәт стажы 25 ел. Намуслы хезмәте өчен бик күп Рәхмәт хатлары һәм Мактау грамоталары белән бүләкләнде.
Аның бәхет рецепты
Аксуркада язмыш Сабура Сәгыйть кызын яхшы күңелле, эшчән егет Мөнир Халиков белән очраштыра. Аның белән инде менә 44 ел тату яшиләр. Ул төрле маркалы тракторларда, комбайнда эшләде. Җир сөрде, икмәк чәчте, чирәм җирне эшкәртте, совхозда үсемлекчелек буенча звеноны җитәкләде. Җитештерү алдынгысы буларак, Мөнир Тимергали улын Мактау тактасына куйдылар, авылдашлары аны берничә тапкыр җирле Советка депутат итеп сайладылар. Аңа «Хезмәт ветераны» исеме бирелде. Хәзерге вакытта ул лаеклы ялда.
Гаилә бүген үз йортында яши. Мөнир Эдикны үз улы кебек яратып үстерә, авылның барлык ир-ат эшләренә һәм һөнәрләренә өйрәтә. Улы Төмәндә гаиләсе белән яши, ерак араларга йөртүче булып эшли. Әти-әнисенә ярдәм итәр өчен авылга еш килә.
Сабура Сәгыйть кызының бәхете бар. Ир белән хатын ихлас күңелдән яшиләр, зур хуҗалык тоталар, күп итеп яшелчә һәм бәрәңге утырталар. Икесе дә күп укый, телевизор карарга ярата, кроссвордлар чишә, мәдәният йортындагы чараларга йөри.
«Мөниргә олы яшьтәге әти-әниләрне карау, өй эшләрендә һәм хуҗалыкта ярдәм күрсәтү уңайсызлыкларын түземлелек белән кичергәне өчен рәхмәтлемен. Минем яклаучым бар, мин аның белән шатлыгымны да, кайгымны да уртаклаша алам, бу миңа яшәргә һәм киләчәккә ышаныч белән карарга көч бирә», - дип сөйләде бәхетле хатын-кыз.
Актив тормыш позициясе булган пенсионер
Лаеклы ялга чыккач, Сабура Сәгыйть кызы өйдә озак утыра алмады. Аңа аралашу җитми иде. Ул үзешчән сәнгатьтә катнаша башлады. Репетицияләр авылның китапханәсендә, мәдәният йортында үтте. Һәм шунда ук аның энергиясе һәм актер таланты күренә, чөнки балалар бакчасында ул даими рәвештә иртәнге бәйрәмнәрдә төрле рольләрдә чыгыш ясый. «Ромашки» пенсионерлар ансамблен оештыралар. Концертлар белән күрше авылларга йөриләр.
Сабура Сәгыйть кызы авылдагы барлык чараларда да актив катнаша, 16 ел ветераннар советы әгъзасы булып тора, шуның алты елын җирлекнең беренчел ветераннар оешмасын җитәкли. Актив тормыш позициясен алып, ул зур җаваплылык, кешеләргә һәм үз эшенә мәхәббәт белән хакимият, мәктәп, мәдәният йорты белән хезмәттәшлек итә. Ул пенсионерлар өчен барлык бәйрәмнәрне, конкурсларны, очрашуларны оештыручы. Үзе еш кына концерт программалары алып бара. Район конкурсларында, фестивальләрдә призерлар рәтендә алар. Җиңүнең юбилей елында, Ватанны саклаучылар елында бик күп чаралар уздырдылар. «Россия халыклары бердәмлеге елы» ачылышына багышланган зур бәйрәм үтте. Авыл волонтерлары хәйрия ярминкәләре үткәрәләр, МХО сугышчылары өчен челтәр үрәләр. Аксуркалылар үз көчләре һәм акчаларына мәчетне төзекләндергәннәр.
Мәдәният йорты һәм китапханә базасында ветераннар белән күп очрашулар үткәрелә: төрле темаларга мастер-класслар һәм, әлбәттә, чәй эчү белән күңелле кичәләр. Ветераннар һәркем үзенең ризыгын алып килергә һәм рецептларын бер-берсе белән уртаклашырга ярата. Сабура Сәгыйть кызы рәис вазифасындагы эше, район чараларында актив катнашканы өчен рәхмәт хатлары, грамоталар, дипломнар алды.
Актив зат гомер буе шигърият кочагында. Ул балачактан ук рус һәм татар шагыйрьләренең шигырьләрен яттан укый. Бүген барлык чараларда да шагыйрьләрнең хәрби һәм заманча шигырьләрен оста итеп сөйли. Ул җирле шагыйрьләрнең тормышчан, җирле, гади шигырьләрен ярата. Людмила Веревкина белән озак дус була, аның шигырьләрен ярата һәм сөйли. Район һәм өлкә конкурсларында еш кына призлы урыннар ала.
Сабура Төхфәтуллинаның исеме менә 40 ел инде «Сельский труженик» район газетасы битләреннән төшми. Ул - газета редакциясенең даими штаттан тыш хезмәткәре. Аның мәкалә геройлары - безнең замандашларыбыз, гади авыл кешеләре, үзләренең гадәти көндәлек мәшәкатьләре белән, әмма гаҗәеп ныклык күрсәтеп, барлык тормыш авырлыкларын, барлык реформаларны һәм кризисларны түземлек белән кичереп торалар. Күпьеллык хезмәттәшлеге һәм район халкының тормышын яктыртуга керткән зур өлеше өчен аның редакциядән һәм Вагай районы башлыгыннан бик күп Рәхмәт хатлары, Мактау грамоталары бар. Хәтта СССР журналистлар берлегенең Төмән өлкә оешмасы идарәсеннән матбугатта актив катнашкан өчен Дипломы да бар.
Сабура Сәгыйть кызы - җәмәгать тормышында актив катнашучы, уңышлы хуҗабикә, кул эшләре белән шөгыльләнүче, тугры хатын, улын яратучы ана, оныгы өчен искиткеч талантлы һәм гаҗәеп хатын.
Фатыйма ВАБИЕВА, Вагай авылы.
(Гөлнур Вәлиева тәрҗемәсе).