Газетага язылу 

Календарь 

Май 2026
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
27 28 29 30 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

Тюмень, ул. Шишкова, 6, 2 этаж, Тюменский издательский дом

Яндекс. Карта

Материалы

«Ана йөрәге — фронт причалы»

последние и лучшие новости искусства в мире

Авыл җирендә барысы да күз алдында, диләр. Төгәлрәк әйтсәк — һәркемнең артында нинди йөк булганын күреп була. Ләкин һәрбер «фронтка» дип җибәрелгән посылка артында күпме йокысыз төннәр, күпме талчыккан куллар торганын һәркем дә аңлап бетерми.

Улы МХОгә беренче көннәрендә үк киткәч, бу хатынның тормышы «көнгә» һәм «төнгә» — «улым киткәнче» һәм «улым киткәч»кә бүленде. Ул кул кушырып утыра алмады. Башта авыл клубына йөрде: башка хатын-кызлар белән бергә челтәрләр үрделәр, кием-салым җыйдылар. Һәрбер төенгә улының исән-сау кайтуын теләп, догаларын үрде ул. Бу ярдәм барлык солдатларга, төрле частьларга, өйдән хәбәр көткән һәрбер егеткә китә иде. Сүзем Муллаш авылында яшәүче Рәсимә Бабшанова турында.

16-2-26

Ләкин, кеше сүзе — кеше үтерә, диләр. Ул кайчак снаряд ярчыгыннан да ачырак була. «Нишләп ярдәм синең улыңа гына китә?» — дип уйламыйча әйтелгән сүз җанын яралады. Кемдер ярдәмнең төрле өлешләргә, төрле солдатларга юлланганын белеп тә бетермәде. Ана йөрәгенең «үз баласы» һәм «чит бала» дип бүленмәвен аңламадылар.

Авыр идеме? Әйе. Үпкәләттеме? Сүз белән генә әйтеп биреп булмый. Ләкин ул сынудан куркып, күңелен бикләмәде. Ул үзенең «фронтын» өенә күчерде.

16-21-26Хәзер аларның өе — чын шәфкатьлелек штабы. Тормыш иптәше белән бергә өй уртасында зур челтәрләр үрәләр. Ашханәдә исә эш кайный: алтынсу чәк-чәкләр пешә, үз куллары белән юка итеп җәелгән өй токмачы киптерелә. Аларга кешеләр — туганнары, дуслары, хакыйкатьне белүче авылдашлары тартыла башлады.

Менә бу март аенда да зур партия ярдәм юлланды. Дарулар, челтәрләр, өй исе килеп торган ризыклар… Солдатны нык торырга мәҗбүр итүче барлык әйберләр бар анда. Ул тынгы белмичә бу ярдәмне җыя, чөнки белә: окопта чит балалар юк. Анда барысы да — безнең улларыбыз.

Әниләрнең кулы тынгы белми,16-30-26
Һәр төендә — дога, мәхәббәт.
Улы сакта, әни өйдә тора,
Тылда булу — үзе бер хезмәт.
Кеше сүзе җанны яраласа,
Күз яшьләрен сөртә ул тынсыз.
Чәк-чәкләре фронт юлын таба,
Җиңү килсен иде, дип, соңсыз.
Өй токмачы, җылы сәламнәре,
Һәр посылка — җанның үзе ул.
Солдат анасы — ныклы бер
имән,
Сынмас-сыгылмас бер терәк ул.

Ләйлә МАДЬЯРОВА.
Рәсемдә: чираттагы челтәр әзер.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума

Служба по контракту 

5-30-26

#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836