Булганнан бар да була

последние и лучшие новости искусства в мире

17-13Социаль челтәрләрдәге битләрне ачып карасың, нәрсә белән генә шөгыльләнми яшьләр: кем төрле кул эшләрен башкара, кем интернет-кибет оештырган, кем мастер-классларда белгәннен өйрәтә... Тормыш авыр, дип төшенкелеккә бирелмичән, гөрләтеп яшиләр. Бала караучы хатын-кызлар бигрәк тә актив. Бала вакыттан ук телефоннан аерылып, иҗатны үз итүчеләрнең берсе Төмән районының Индрәй авылында яши. Дания Булатова хәзер 11 класста укый. Әле бу арада гына ул ике бәйгенең бүләкләү тантанасында катнашырга өлгерде. Берсендә 1нче, икенчесендә 2нче урын алып, тиздән булачак дәүләт имтиханнарына дәрт, илһам алды.

Дания укытучысы Нәзирә Биктимирова белән бер генә бәйгене дә калдырмыйлар. Әле тагын бер бәйгедә җиңгәнлеккә диплом көтәләр. Үткән ел бергәләшеп “Иң яхшы ресторан” номинациясенә әзерләнгән меню өлкәнең кунакчыллык ассоциациясе җитәкчесен дә нык кызыксындырган.

Әле  генә Нәзирә апасы белән ул Тубыл шәһәреннән кайтты. Анда Бөтенроссия “Тутый кош каурые” ("Жароптицево-перо") бәйгесендә сәйлән белән татар бизәкләрен кулланып чигелгән тутый кошы тагын беренче урын алуга ирешкән. Аның әле пайеткалардан ясалган алтын табан балыгы, матур рәсемнәре, фотопроектлары бар.

Тулырак итеп газета битләрендәге язмада танышырга мөмкин булачак.

Гөлнур ВӘЛИЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума