К.Насыйри китапларын укучылар конференциясе

последние и лучшие новости искусства в мире

17-14Акъяр (Төмән районы) мәдәният һәм ял үзәге залына кереп утырган 5-11 класслар укучылары РСФСР мәгариф отличнигы, педагогик хезмәт ветераны, Россия һәм Татарстан журналистлар берләшмәсе әгъзасы, биш медаль, исәпсез Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары, “Мәгарифтәге казанышлары өчен” билгесе иясе, «Яңарыш»ның актив хәбәрчесе, киңәшчесе, Каюм Насыйри исемендәге премия лауреаты Люция Бәдретдин кызы Хәбибуллина белән аралашып сөйләшү бәхетенә ирештеләр. Үткән ел 90 яшьлек юбилеен каршы алган мөхтәрәм затның фикер агышына, зирәклегенә сокланырлык әле.

17-15Бу матур кичәне мәктәп, мәдәният һәм ял үзәге, китапханә хезмәткәрләре оештырдылар. Кичә милли мәгарифне үстерүдә һәм Татарстан халыклары милли мәдәниятенең традицияләренә таянып, белем һәм тәрбия бирүдә яхшы нәтиҗәләргә ирешкән, милли белем бирү учреждениеләре өчен укыту-методик кулланмалар һәм фәнни хезмәтләр язган өчен тапшырылган Каюм Насыйри исемендәге премиясе иясе Люция Бәдретдин кызы хөрмәтенә әзерләнеп, “Бездә дә бар шәхесләр” дип аталды.

17-16Монда Каюм Насыйриның тормышы һәм эшчәнлеге турында чыгыш (Лилия Яхина, Роза Казакеева), китапларыннан өзекләр (мәктәп укучылары) сөйләүләр булды, викторина (Розалия Кәримова) үткәрелде. Люция Хәбибуллина Каюм Насыйри хезмәтләренең иң әһәмиятлеләренә тукталып китте. Үзәк җитәкчесе Фирдания Ихсанованың балалардан киләсе очрашуларга кадәр туган телләрен өйрәнеп куярга вәгъдә алуы да урынсыз түгел иде – аралашу гел рус телендә генә барган татар авыллары елдан ел арта баруы бик кызганыч. Аннары чыгышларда катнашучы укучылар дипломнар белән бүләкләнде.

Гөлнур ВӘЛИЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума