#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Яңалык

последние и лучшие новости искусства в мире

Якушев: Музеи должны работать для людей. “Фондларда сакланучы экспонатларны интерактив күргәзмәләрдә күрсәтергә кирәк,” – диде губернатор. В.Якушев региональ музейлар үсешенең приоритет юнәлешләрен билгеләде. “Заманча буын музейлары – халыкны кызыксындыручы интерактив мәйданнар. Информацион технологияләрне актив куллану, күргәзмәләрне оештыруда креатив мөнәсәбәт музейны мәктәп укучылары, олылар арасында кирәкле, мөһим итәчәк. Экспонатлар үтемле булырга, музейлар фондлар белән алмашынырга тиеш”, – дип сөйләде губернатор.

* * *

Немецкая овчарка Кима получила награду за раскрытие преступлений. Иң зур казанышы – бер тәүлек эчендә өч каракны фаш итүе. “Хезмәт өчен рәхмәт!” җәмәгать тануы премиясен җинаятьләрне ачу буенча лидер – Төмән эте Кимага бирделәр. Кима алты ел инде Төмән өлкәсе буенча Россия эчке эшләр идарәсенең кинология хезмәте үзәгендә эшли. Немец овчаркасы исәбендә 11 ачылган җинаять. Батырлыклары өчен этнең остазы – Төмән өлкәсе буенча Россия эчке эшләр идарәсенең полиция-кинолог аерым батальонының патруль-пост хезмәте хезмәткәре А.Малышкин һәм Кима 2016 елда “Һөнәри осталык”  Россия конкурсында иң яхшылар дип танылдылар.

* * *

На берегу Туры строители откопали древнюю лодку. Ул Төмәннең Мельникайте урамында икенче күперне төзү урынында табылды. Агач көймәнең корпусы тимер белән тышланган.  Белгечләр артефактны урында өйрәнергә ниятлиләр. Версия буенча төзүчеләр агач күп ишкәкле (баркас) көймәнең яртысын тапканнар бугай. Яшен төгәл әйтеп булмый, чама белән узган гасырның беренче яртысында яисә уртасында ясалырга тиеш.

* * *

На железнодорожный вокзал Тюмени прибудет агитпоезд “Армия Победы–2017”. Ул 4 майда килә. Агитпоезд вокзалда 6 сәгать торачак. Төмәнлеләрне Үзәк хәрби округының җыр һәм бию ансамбле бригадасының чыгышы көтә. Монда хәрби корал техникасы күргәзмәсе оештырылачак. Легендага әверелгән Т-34 танкы тәкъдим ителәчәк. Акция Бөек Җиңүнең 72 еллыгына багышлана.

* * *

Тюменцы победили в командном зачете конкурса “Славим человека труда!” Төмән өлкәсенең 35 вәкиле призлы урыннарга лаек булды. 11 кеше - 1нче, 14 кеше - 2нче, 10 кеше 3нче урыннарны яуладылар. Конкурсның йомгаклау этабында 83 төмәнле көч сынашты. Шуларның 52се – предприятиеләр эшчеләре, 31е – студентлар. Ярышлар 21 номинация буенча барды. Эретеп ябыштыру, автомеханика, электр монтеры, тракторчы-механизатор һөнәрләренә кызыксыну уятты.

* * *

Лесники готовят к высадке в лесах региона больше 14 млн сеянцев ели и сосны. Утырту апрель азагыннан июнь аенача дәвам итәчәк. Төмән өлкәсенең урман питомникларында хәзерге көндә 29,5 млн нарат һәм чыршы үсентесе үсә. Кар кайрысы коелып тиз эресен өчен белгечләр кырга көл һәм торф валчыгын сиптеләр. Бу үсентеләрнең гөмбә авыруларын профилактикалау яисә үсентеләрнең үлүен кисәтү өчен мөһим. Утырту материалы кар астыннан күренү белән аларны фунгицид белән эшкәртәләр. Казып алынган үсентеләрне урманчылар урман хуҗалыкларына озатачаклар.

Өлкә газеталарыннан хәбәрләрне Диләфрүз ФӘХРЕТДИНОВА туплады.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836