#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2018
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 30 31 1
2 3 4 5 6 7 8
9 10 11 12 13 14 15
16 17 18 19 20 21 22
23 24 25 26 27 28 29
30 1 2 3 4 5 6

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Илаһи затлар онытылмый

последние и лучшие новости искусства в мире

Яз соңарып килсә дә, табигать барыбер үз баласын уята, сагындыра, шатландыра, уйландыра... Менә шуның өчен дә кулыма каләм алып, искә алуга лаек булган кайбер дусларым турында берничә сүз языйм әле.

Апрель ае күренекле шәхесләр дөньяга килгән, шулай ук бик күп күренеклеләр фанидан ахирәтләренә күчкән, ничек кенә булмасын, якты тормыш дәвам итүен сызыклый торган ай дип кабул итәргә кирәк.

Тарихта сүнмәс эзләр калдырган бөек Г.Тукаебыз һәм башка шәхесләр арасында үзебезнең туган төбәкләребездә дә искә алуга лаек булган татарның уллары-кызлары азмы ни? Менә күптән түгел 6 апрельдә тууына 101 ел тулу уңаеннан себер язучыбыз Якуб ага Зәнкиевны искә алуга багышлап Тубыл шәһәре музей-тыюлык комплексының «Наместник сарае” җитәкчесе Гөлнара Мәдиева оештыруында зур кичә үтте.

“Яңарыш”ның 15нче санында яраткан шагыйрәбезнең берсе Гөлфизәр Абдрахманова турында аның “Мин булмасам, минем уй-хисләрне сез күрерсез моңсу гөлләрдә” исеме белән чыккан саубуллашу шигырьләре күпләрне тетрәндерде шул. Менә 22 апрель көнне Тубыл себер-татар мәдәният үзәгендә дус-ишләре Гөлфизәрнең фанидан китүенең 40 көненә багышланган хәтем кичәсен оештырдылар.

Безнең буын кешеләре яши торганда, Азат Гыйззәт улы Сәгыйтов шикелле илаһи затлар онытылмый. Бик яшьли китте Азатыбыз, иҗат кешесе өчен 65 яшь ул бик аз, ул тормышка аяк баскан гына чор шикелле. Азат Гыйззәт улы үз милләтенең чын тугрылыклы улы булуы белән дә кадерле безгә, газета битләрендә себер татарларының тормышын чагылдыру турында гына түгел, ә аның аскы катламында уяна алмый яткан талантлы шәхесләрен күреп-белеп, аларны уяту, халыкка танытуны да кайгыртты.

Ул бигрәк тә кешелекле, кечелекле, үз тирәсендәге якыннары, хезмәттәшләре турында кайгыртучан, кеше киңәшләренә колак сала торган түземле, чыдамлы җитәкче иде. Шул ук вакытта ул чын ата, ярата һәм үзен яраттыра алган чын ир-ат иде. Мин беләм, Азатның күңеле нечкә, җәрәхәтләнүчән, гаделсезлекләргә җаны тыныч, битараф түгел иде.

Минем күршемдә Байкал балалар йортында тәрбияләнгән рус-чуваш хатыннары яши. Алар Азат, аның гаиләсе турында миннән еш сораштырып алалар. Күрәсең, ата-ана назында үсмәгән ятимнәр өчен мәктәп җитәкчесенең кешелеклелеге, кайгыртучанлыгы аларда тирән эз калдырган. Укытучы өчен аннан да зуррак бүләкнең, хөрмәтнең булуы мөмкин түгел. Димәк, себер татарларының һәм башка милләт вәкилләренең хөрмәтен яулаган, үз исемен мәңгеләштерә алган күренекле шәхесебез А.Сәгыйтов халык хәтерендә яши һәм яшәячәк.

Үзенең һәрбер саны белән Азатны хәтерләткән “Яңарыш”ыбызга озын гомер, аның лаеклы дәвамчыларына мең рәхмәтләр төшсен.

Рәшидә БАКИЕВА, ветеран укытучы,
Тубыл районы, Маслау авылы.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836