#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2018
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 30 31 1
2 3 4 5 6 7 8
9 10 11 12 13 14 15
16 17 18 19 20 21 22
23 24 25 26 27 28 29
30 1 2 3 4 5 6

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

“Өлешегез, һичшиксез, зур”

последние и лучшие новости искусства в мире

17-1222-25 апрель көннәрендә мәркәзебез Казан тагын кунаклар кабул итте. Бу юлы да Финляндия, Төркия, Казахстан, Япония, Үзбәкстан, Кыргызстан, Эстония, Франция, Индонезия, Кытай, Пакистан, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Әзербайҗан кебек чит илләрдән, Татарстаннан, Россия төбәкләреннән 500гә якын татар теле һәм әдәбиятын яратучылар халыкара олимпиаданың соңгы этабына җыелдылар. Елдагыча, алар арасында якташларыбыз да: Элина Хисаметдинова (Ялутор районы, Яңа Атьял мәктәбенең 11нче класс укучысы), Нурзилә Вәлиуллина (Ялутор районы, Аслана мәктәбенең 10нчы класс укучысы, Оиша Хисаметдинова (Ялутор районы, Яңа Атьял мәктәбенең 10нчы сыйныф укучысы), Рузанна Фастуллина (Төмән районы, Шыкча мәктәбенең 9нчы сыйныф укучысы), Резедә Кирамова (Төмән шәһәре 52нче мәктәбенең 8нче сыйныф укучысы) үз көчләрен сынадылар.

Бу этапка татар теле һәм әдәбиятыннан төбәкара олимпиада җиңүчеләре һәм призерлары, татар теле һәм әдәбиятыннан интернет-тестлаштыру һәм әңгәмәләрдә катнашучылар бардылар.

“Олимпиаданың ачылу тантанасы Г.Камал исемендәге Татар дәүләт театрында узды. Анда Татарстан мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Илсур Һадиуллинның: "Татар телен, безнең халкыбызның мәдәниятен яратып, хөрмәт итеп, буыннан-буынга җиткерүче укытучыларны, шул телне яратып, тел буенча имтихан тотарга олимпиадага килгән яшьләребезне Камал театры бинасында сәламлибез. Без сезне көтеп алдык. Хәзерге вакытта татар теле һәм әдәбияты дәрәҗәсен күтәрү, буыннан буынга җиткерү өчен зур максат куеп эшләү, телнең аһәңен, күркәмлеген аңлап, шул телдә аралашып, башкаларга җиткерә белгәнегез өчен чын йөрәктән рәхмәтебезне җиткерәбез. 22 апрельдән 25 апрельгә кадәр Казаныбыз тел мохитенә чума. Чөнки без төрле яктан әйләндереп алынган: беренчедән, Казанда татарча сөйләшүчеләр күп, арта бара, икенчедән, Россия төбәкләреннән сез килгәнсез. Сез Россия төбәкләрендә шушы телне башка халыкларга җиткерүче, аны яраттыра белүче, аны чит төбәкләргә чыгаручы кешеләр булып торасыз. Тел буенча олимпиадага килгән яшьләр телне тагын да яратырга мәҗбүр итә торганнардыр. Татар теле һәм әдәбиятын яратмыйча мөмкин түгел, ул шундый матур тел! Шушы телнең матурлыгын тоя белүчеләр - үзебезнең милләт кешеләре генә түгел, монда японнар да, үзбәкләр дә бар. Алар өйрәнү җаен тапканнар. Димәк, безнең тел мәңге яши, мәңге үсә, аны яшәтүдә сезнең өлешегез, һичшиксез, зур.

Сез хөрмәткә лаек егет һәм кызлар. Белемнәрегезне күрсәтегез. Уй-фикерләрен чиста итеп татар телендә җиткерә белгәннәрдән нинди зур өмет! Язмышыгызда, киләчәк профессиональ тормышыгызда бу тел, Олимпиадага килүегез тормышыгызда зур урын алып торыр дип ышанабыз", - дигән сүзләре бик күңелемдә уелып калды”, - дип сөйләде Нурзилә.

- Сынаулардан буш вакытта күренекле драматург Кәрим Тинчуринның “Зәңгәр шәл” һәм Габдулла Кариев исемендәге “Яшь тамашачы” театрында "Гашыйклар утравы" спектакльләрен карадык. "Сәләт" һәм "Болгар радиосы" вәкилләре белән очраштык. Казан буенча экскурсия булды, "Россия - минем тарихым" экспозициясе белән таныштык”, - дип өстәде Рузанна.

Гөлнур ВӘЛИЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836