Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
ул. Шишкова, 6, 2 этаж
29 апрель көнне Төмән шәһәренең “Столыпин” бизнес үзәгенең конференцияләр залында өлкә мөселман хатын-кызлары өчен семинар үткәрелде. Чара милләтләр эшләре буенча өлкә комитеты җитәкчелегендә, Россиянең Үзәк мөселман диния идарәсенең Төмән өлкәсе имам-мөхтәсибе Илдар хәзрәт Зиһаншин, хатыны Әлфия Зиһаншинаның тырышлыгы белән оештырылды. “Женщина в ансамбле жизненных ролей” темасына багышланган семинарны ерак Кырымнан килгән хөрмәтле кунаклар Зейнеб Баирова, Айша Дуран һәм Гөлнара Солтанова алып бардылар.
Әлеге чарада 200гә якын мөселман хатын-кыз катнашты. Алар мөселман хатын-кызның тормыштагы урыны, психологиясе, тормыш иптәшенә мөнәсәбәте, балага дөрес тәрбия бирү турында сөйләп, мастер-класс үткәрделәр. Зейнеб Баирова оештыручыларга олы рәхмәтен белдереп, кабат очрашырга язсын дигән теләген әйтте. Семинарда катнашучы хатын-кызлар да бертавыштан: “Чара һәр яктан уйланып, югары дәрәҗәдә оештырылган. Эшләр өчен бик уңайлы зал бирелгән, мөселман хатын-кызлары өчен мөһим тема каралды, үзара аралашып, төрле проблемалар турында сөйләшергә дә вакыт табылды. Шунысы да кәефне күтәрде - чарада катнашучылар төшке ашны “Максимилиан” ресторанында ашадылар. Кырым кунакларын үзебездә тагын көтеп калабыз”, - диделәр.
(Тулырак мәгълүматны “Яңарыш” битләрендә укырсыз).
Рәүфә КАНГАЗИНА.