#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Яңалык

последние и лучшие новости искусства в мире

Трасса Тюмень-Заводоуковск получит еще две полосы для движения. Төмән өлкәсендә җирле һәм федераль юнәлештәге юлларны ремонтлау дәвам итә. Бүгенге көндә Екатеринбург ягына керү юлы участогын төзекләндерәләр. Бу участокта төп мәсьәлә – авариялелекне түбәнәйтү, чөнки монда проект буенча каралмаган борылу барлыкка килгән. Җәйнең беренче аенда Төмән-Ишим-Омск трассасы участогындагы Заводоуковск районында эшләр башланачак. Заводоуковск шәһәреннән Төмәнгәчә хәрәкәт өчен 4 полоса барлыкка киләчәк. Тубылга коридор төзү буенча проект эшкәртелә.

* * *

На тюменской птицефабрике прошел конкурс профессионального мастерства. Ул өч номинация буенча үткәрелде. Конкурсантларга итне кисәкләргә кисү генә түгел, ә махсус өлге (лекал) буенча эшләргә кирәк иде. Директор әйтүенчә, базарда алдынгы булу өчен даими камилләшә барырга кирәк. Тауар киштәсендә бөтен нәрсә булырга тиеш: тауарның тышкы кыяфәте, төрү әйбере, фасовкалау һәм башкасы. Оешманың планында башка һөнәрләр буенча да конкурслар оештыру каралган.

* * *

Тюменский филармонический оркестр дал концерт в Казани. Ул Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә узды. Тамашачылар Төмән филармониясе оркестрының чыгышы Казан шәһәре мәдәният тормышында бик шәп бүләк булды, күңелгә үтеп керде, нык яраттык, диделәр.

* * *

Тюменцам напоминают, как вести себя при встрече со змеей и чего не делать при укусе. Былтыр май-июнь айларында агулы кара елан (гадюка) 14 кешене тешләде. 1нче өлкә клиник шифаханәсе табиблары елан белән очрашкач, нинди чаралар күрергә кирәклеге турында кисәттеләр. Елан тешләгәннән соң, агу берничә минутта канга керә. Ул урынны кисү, яндыру, суырудан файда юк, кирәге калмый. Әгәр, аякны тешләсә, кешене кулга күтәреп, селкетми генә транспортка җиткезергә кирәк. Ул әгъза буенча агуның таралуын киметә. Агу лимфатик тамырлар буенча тарала. Лимфаток мускуллар эшләгәндә хәрәкәт итә. Елан тешләгән урынга салкын әйбер кую мөһим. Беренче булышлык күрсәтү белән ашыгыч ярдәм машинасын чакырту зарури!

* * *

Сорта тюменской селекции планируют продвигать за пределы Тюменской области. Орлыкчылык хуҗалыклары җитәкчеләре һәм үсемлекчелек буенча белгечләр Төмән өлкәсендә орлыкчылыкның үсү перспективасы турында сөйләштеләр. Бүгенге көндә өлкәнең орлыкчылык хуҗалыклары тауар бодайның орлыкка ихтыяҗын 100% тәэмин итә. Ә солы чәчүдә җирле хуҗалыкларның өлеше 94%. Чарада катнашучылар Россия Федерациясе территориясендә Төмән орлыгын реальләштерүдә төп проблемаларны карадылар. Болар – Төмән селекциясе сортларының башка регионнарда да булырга мөмкинлеге турында рекламаның, хәбәрдарлыкның көчсез булуы; поездларның хәрәкәт итү составларының тоткарлануы, станцияләрдә еш кына ябылган вагоннарның булмавы.

Өлкә газеталарыннан хәбәрләрне Диләфрүз ФӘХРЕТДИНОВА туплады.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836