#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2019
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Дөньякүләм татар балалары сынау үттеләр

последние и лучшие новости искусства в мире

17-1522 – 25 апрель көннәрендә Казан шәһәрендә татар теле һәм әдәбияты буенча VII халыкара олимпиада үтте. Анда 500ләгән кеше:15ләп чит илдән 50гә якын, 26 Россия төбәгеннән 191 укучы һәм студент катнашты. Калганнары – Татарстан егет-кызлары.

Әлеге зур дәрәҗәгә ия чарада Төмән өлкәсе данын 14 укучы яклады. Алар барысы да өлкә күләмендәге татар теле һәм әдәбияты олимпиадасы җиңүчеләре. “Ана теле – кешенең тормыш чыганагы. Туган тел – буыннардан буыннарга тапшырыла торган рухи байлык. Милләтебез өчен тырышып хезмәт итегез”, - дип мөрәҗәгать итте Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов.

Чынлап та татар мохитендә яшәгән балалар чит илдән килгән милләттәшләренең рәхәтләнеп чиста татар телендә генә сөйләшүләренә гаҗәпләнәләр. Әле алай гынамы, башка милләт вәкилләре дә үзләре теләп татар телен яхшылап өйрәнеп, олимпиада биремнәрен үтәргә киләләр бит. Бу халкыбыз ул-кызлары өчен бик яхшы үрнәк инде, әлбәттә. VII халыкара олимпиадада призер булган Төмән районы, Индрәй урта мәктәбенең 10 класс укучысы Наилә Кәримова да: “Безнең туган телебезне чит илләрдә яшәүчеләр дә яратып өйрәнүләре күңелемә хуш килде. Алар бөек татар халкы вәкилләре булып та, туган телен хөрмәт итмәгән кешеләр өчен этәргеч, үрнәк. Мин өемә кайткач та, Казандагы гаҗәеп кичерешләрне оныта алмыйм әле, анда алган хисләр белән канатланып йөрим. Халыкара олимпиадага бару мөмкинлеге биргән язмышыма, хөрмәтле укытучым Рузилә Исмәгыйловага зур рәхмәтлемен. Минем өчен зур шатлык һәм горурлык булды ул”, - дип шатлыгын уртаклашты.

Өлкә укучылары төркемен алып баручы Төмән районы, Шыкча урта мәктәбе татар теле һәм әдәбияты укытучысы, филология фәннәре кандидаты Гүзәлия Муллачанова программаның бик тыгыз булуын, бәйгеләрдән тыш, көн саен төрле театрларга, музейларга, “Мин татарча сөйләшәм” акциясенә йөртүләрен хәбәр итте. Төмән шәһәренең 52нче төп гомуми белем бирү мәктәбенең 9 нчы класс укучысы Диана Бикмуллина: “Барлык спектакьләр дә мәхәббәт турында иде. Безгә нык ошады, без рухи яктан баедык, төрле яктан булган мәхәббәтне күрдек”, - диде.

Татар телен ныклап өйрәнеп тә, бай әдәбиятыбызны белгән, мәркәзебез Казанны, татарның данлы ул-кызларын күрә алган әлеге яшьләр бик бәхетле, минемчә. Алар гомер буена онытылмаслык хис-тойгылар, истәлекләр туплдылар. Аларның балалары бершиксез татар телен саклаучылар булырлар.

Гөлнур ВӘЛИЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836