Апрель 2019 |
Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
ул. Шишкова, 6, 2 этаж
26 апрель көнне Төмән татар мәдәният үзәгендә Татарстанның халык язучысы, мәшһүр драматург, прозаик, публицист һәм җәмәгать эшлеклесе Туфан Миңнуллин әсәре буенча куелган “Гафият турында әкият” спектакленең премьерасы булып үтте.
Без сабый вакыттан ук халык, күренекле Тукаебызның, Пушкинның һәм башка бөек шәхесләрнең әкиятләрен укып үстек. Алар ныклы тәрбия чарасы булып тордылар. Ә монда тәртипсез Гафият Баязитов исемле малай, әкият юк ул, ди. Шүрәле, Дию пәрие, Су анасы булуга да ышанмый. Урманда бәхәс туа, тылсымлар эшкә җигелә.
Әкият геройлары заманнар үзгәрсә дә, кешеләрнең үзләрен онытуларын теләмиләр. Әкиятләр укылсын өчен һәркем үз ысулын тәкъдим итеп карый. Ә Юха елан начар якка кереп китә, ул Гафиятне яманлыкка өйрәтә. Ләкин барыбер яхшылык җиңеп чыга.
Әлеге кызыклы, мәгънәле әкияти пьесаны, автор әсәренә азрак үзгәрешләр кертеп, сәхнәгә “Хәрәкәт” театр студиясе җитәкчесе Ринат Гарифуллин куя. Аңа хореография буенча Алсу Яхина, костюмнар әзерләүдә - М.Малиновкая, Т.Айдарова, сценографиядә - Анастасия Хәмзина, музыка, ут куюда - Фагыйль Кәримов, видео-проекциядә Камилә Фәхретдинова ярдәм итәләр.
Гөлнур ВӘЛИЕВА.