#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2019
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Җитәкче, хәйрияче, спортчы

последние и лучшие новости искусства в мире

17-2Төмән өлкәсенең татар Конгрессы президенты Нурулла Саттаров 1963 елның 1 маенда дөньяга килә. Свердловск юридик институтын тәмамлап, Төмән өлкәсенең прокуратурасында эшли. Аннан соң, “Газпром” оешмасына китә. “Запсибгазпром” оешмасында генераль директор киңәшчесе, кризиска каршы политика идарәсенең начальнигы була. Хәзерге вакытта “ЕвроСибОйл” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең югары күзәтчелек советы рәисе.

Нурулла Гарифулла улы 2003 елдан Россия студентлар бокс федерациясе президенты, Россиянең бокс федерациясе башкарма комитеты әгъзасы да булып тора. 2009 елдан - “Буревестник» Россия студентлар спорт берлеге башкарма комитеты әгъзасы.

2010 елдан - Бөтендөнья татар эшкуарларына ярдәм ассоциациясе рәисе. 2011 елдан - Европа студентлары бокс ассоциациясе президенты. 2012 елдан - Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты президиумы әгъзасы. Бу кеше - Россиянең лидеры һәм чын патриоты.

2007 елдан Н.Саттаров төбәкнең татар халкы белән иҗтимагый эш алып бара – өлкә татар Конгрессын җитәкли. Беренче чиратта Төмән дәүләт университеты белән дуслык һәм хезмәттәшлек турында әйтергә кирәк. Аның бай тормыш һәм җитештерү тәҗрибәсе, максатчан эшчәнлеге өлкәнең экономикасын һәм социаль үсешен үстерүдә, мәгариф, яшьләр сәясәте, мәдәният, спорт өлкәсендә дәүләт сәясәтен гамәлгә ашыруда ярдәм итә. Конгресс җитәкчелегендә 2008 елдан “Себер йолдызы”, 2009 елдан “Татар егете” өлкә конкурслары үткәрелә. Проектлар бик кирәкле булып чыкты: 800дән артык татар егете һәм кызы туган мәдәниятнең традицион төрләрен – музыка, хореография, сәхнә сәнгатен үзләштерде.

Бу Төмән өлкәсе татар яшьләренең иҗади потенциалын үстерүче зур чараларның берсе. Тагын да “Төмән өлкәсе татарлары: тарих һәм хәзерге заман” монографиясе дөнья күрде. 2010 елдан бирле “Түгәрәк уен” фольклор фестиваленең өлкә туры оештырылып килә.

Конгресс язучылар, рәссамнар, галимнәргә, укытучыларга һәм укучыларга ярдәм күрсәтә.

2013 елда Конгресс беренче тапкыр Төмәндә узган федераль Сабантуйны оештыручыларның һәм спонсорларның берсе булды. Ел саен Төмән өлкәсе иҗат коллективларының федераль Сабантуй үткәрелә торган Россиянең башка шәһәрләренә сәфәре оештырыла.

Нурулла Гарифулла улы актив рәвештә массакүләм спортны үстерүгә ярдәм итә. Россия Герое Раушан Абдуллин истәлегенә багышланган милли спорт көрәше буенча “Көрәш» Төмән өлкәсенең ачык беренчелеге традициягә әйләнде, Россия Герое Тимур Мөхетдинов истәлегенә бокс буенча матч очрашулары үткәрелә.

Төмәндә ел саен була торган өлкә олимпиадасының татар теле һәм әдәбияты буенча катнашучыларга, Төмән дәүләт университетында оештырылган студентлар конференциясендәге “Тюркологиянең актуаль проблемалары” секциясендә чыгыш ясаучыларга Нурулла Гарифулла улы исеменнән татлы бүләкләр таратыла.

Ул Россиянең барлык татарларына да игътибар күрсәтә. Кырым университетының 100 еллык юбилеена Конгресс вәкиле затлы картина бүләк итте. Ә инде Тубыл шәһәренең данлы 15 мәктәбе гасырлык юбилеенда директорга сертификат һәм котлау адресы тапшырылды. Конгресс күп еллардан бирле “Яңарыш” өлкә татар газетасын йөзләгән туган тел укытучыларына, мәчетләргә, сугыш һәм тыл ветераннарына яздырып килә. Алар чиксез рәхмәтле.

Хәйрияче, меценат, олы күңелле Н.Саттаров хәйриячелек үсешенә бәяләп бетергесез өлеш кертә. Нурулла Гарифулла улы эшләре башка хәйриячеләр өчен дә үрнәк булып тора. Ул төбәк яшьләре өчен тәҗрибәле остаз да, яшь буынны тәрбияләүгә аерым игътибар бирә, Төмән өлкәсенең иҗтимагый яшьләр оешмалары белән эшләүдә актив катнаша. Н.Г.Саттаров эшкә сәләтлелеге, профессиональлеге, принципиальлеге, җаваплылыгы, үзенә һәм кул астындагыларга карата таләпчәнлеге, кешеләргә карата дустанә мөнәсәбәте белән аерылып тора.

Нурулла Гарифулла улының күркәм сыйфатлары – Ватанга, кешеләргә мәхәббәт, юмартлык, тыйнаклык һәм хезмәт сөючәнлек белән үрелеп бара. Озак еллар намуслы хезмәте өчен Татарстан Республикасы президенты Рөстәм Миңнеханов Төмән өлкәсе татар Конгрессы президентын «Хезмәттәге батырлыгы өчен» медале белән бүләкләде.

Төмән татар җәмәгатьчелеге Нурулла Гарифулла улы Саттаровны 56 нчы туган көне белән котлый һәм милләтара мөнәсәбәтләр гармониясенә, татар халкы мәдәниятен, сәламәт яшәү рәвешен һәм массакүләм спортны саклау һәм үстерү эшенә зур өлеш керткәне өчен рәхмәт белдерә.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836