#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2019
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Китап авторлары белән очрашу кичәсендә

последние и лучшие новости искусства в мире

17-23Бу көннәрдә төмәнлеләр милләтләр эшләре буенча өлкә комитеты, “Бердәм Россия” бөтенроссия партиясенең Төмән регионы бүлекчәсе депутатлары һәм өлкә татар милли-мәдәни автономиясенең матди ярдәме белән бастырылган җирле авторларның китаплары белән таныштылар. Очрашу шәһәрнең Д.Менделеев исемендәге өлкә фәнни китапханәсендә үтте. Бирегә “Ак калфак” өлкә хатын-кызлары оешмасының беренче җитәкчесе, журналист Бибинур Сабирова, филология фәннәре докторы, профессор Хәнисә Алишина, җирле шагыйрә Фәхриҗамал Утяшева, өлкә “Түгәрәк уен” фольклор фестивале проекты авторы Вәлимә Ташкалова, җырчы, композитор Җәмилә Мирасова, филология фәннәре кандидаты, фольклорчы, җырчы Луиза Сөрмәтова чакырылганнар иде.

Чараның тантаналы өлешендә халыкны сәламләп милләтләр эшләре буенча өлкә комитеты рәисе урынбасары Владислав Чернов, өлкә татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Ришад Зиганшин һәм өлкә фәнни китапханәсе җитәкчесенең мәгълүмат технологияләре буенча урынбасары Андрюс Бренцюс чыгыш ясадылар. 17-21Аннары сүз авторларга бирелгәч, Б.Сабирова Фәрит Юсуповның “Себер татарлары фольклоры антологиясе” китабының 4 томы белән таныштырды. Х.Алишина “Айдер Меметов”, “Булат Сөләйманов һәм туган ил мәдәниятендә аның мирасы” җыентыклары, “Себер татарлары (Тубыл-Иртеш) теле” монографиясе турында сөйләде. Ф.Утяшева 2018 ел ахырында дөнья күргән “Очрашу” дип аталан зур күләмле китабын, В.Ташкалова “Төмән өлкәсе халыкларының бәйрәм-йола мәдәнияте” китабының 3 томын, Л.Сөрмәтова “Себер татарларының җырлары, бәетләре, мөнәҗәтләре” дигән китабын тәкъдим иттеләр. Җ.Мирасова җирле авторларның шигырьләрен көйгә салып, ноталарын язып “Бер күрешү – бер гомер!” дип аталган җырлар җыентыгы бастырган. Тамашачылар үтенече буенча ул җыентыкка кергән бер җырны җырлап та ишеттерде.

17-22Р.Зиганшин чыгыш ясаучы китап авторларының себер татарлары өчен башкарган фидакарь хезмәтләренә олы бәя биреп, мактау, горурлану сүзләре белән бергә чәчәк бәйләмнәре дә тапшыра барды. Форсаттан файдаланып, китап авторлары өлкә хакимияте, өлкә комитеты, өлкә автономиясенә рәхмәтләрен белдерделәр. Чараның икенче өлешендә “Дуслык” (җитәкчесе Х.Мирхәйдәров) халык җыр ансамбле җырчылары тамашачыларга матур җырларын бүләк иттеләр. (Тулырак мәгълүматны “Яңарыш” битләрендә укырсыз).

Рәүфә КАНГАЗИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836