Апрель 2020 |
Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
ул. Шишкова, 6, 2 этаж
Эрнест Абдул улы - минем ике китабымның герое: “Төмән җире татарлары” һәм “Күренекле шәхесләр тормышы”.
Эрнест Вәлеев - танылган, абруйлы һәм хөрмәтле кеше. Аны 36 ел прокурор карьерасы дәвамында, ә хәзер 9 ел депутат хезмәтен алып барганда шундый итеп беләләр.
Хөрмәтле шәхес 1950 елның 7 апрелендә Татарстан Республикасының Әгерҗе районы, Яңа Камай авылында дөньяга килә. Әти-әнисе – сугыш ветераннары. Сугыштан соң бергә тормыш башлаган Нурания һәм Абдул Вәлеевләр 4 бала (апасы һәм игезәк сеңелләре бар) тәрбияләп үстерәләр. Әтисе мәктәп директоры була. Эрнест Абдул улы мәктәпкә кергәнче үк апасының әлифбасыннан хәрефләрне өйрәнеп, китапханәдәге балалар китапларын укып чыга. Мәктәп елларында да яхшы уку белән бергә, спорт белән дә ныклап шөгыльләнә, 4 яшеннән чаңгыда йөри башлый.
Мәктәпне тәмамлагач, тикшерүче булу максатын беренче планга куя. Казан дәүләт университетының юридик факультетына укырга керү өчен ике ел стаж таләп ителгәнгә күрә, Ижевск шәһәрендә заводта эшләп, армиягә китә. Аннары Свердловск юридик институтына укырга керә. Абруйлы уку йортында гомер юлдашын да очрата ул.
Кызыл дипломлы белгеч өчен тормыш җилләре гел уңайга гына искән дип әйтеп булмас иде. Эрнест Абдул улы барысына да тырышлыгы, сәләте, ихтыяр көче белән ирешә. Ул белеме, эрудициясе, һөнәри һәм тормыш тәҗрибәсе белән үзенә ышаныч тудыра. Җәмәгать эшлеклесе буларак, мин еш кына «Бердәм Россия» партиясе рәисенең кабул итү бүлмәсендә булам. Эрнест Абдул улы сайлаучыларны шәхси кабул иткәндә, аның ишеге төбендә иртәдән чират тезелә. Һәркайсын игътибар белән тыңлап, аңлаешлы җаваплар биреп, килүчене аның мөрәҗәгате үтәлгәнче үз күзәтүе астында булачагына ышандырып озата.
Гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү - закон чыгару эшчәнлегеннән дә ким булмаган Дәүләт Думасы депутаты бурычы. Һәр кеше Дәүләт Думасында аның мәнфәгатьләрен яклаучы халык вәкилләренә мөрәҗәгать итәргә һәм катлаулы ситуациядә ярдәм сорарга хокуклы. Депутат эшенең биш елында Эрнест Вәлеев 1582 мөрәҗәгатьне карады, 1214 кеше шәхсән кабул ителде. Калган мөрәҗәгатьләр почта аша һәм депутат кабул итү бүлмәсе аша килделәр. Аларның берсе дә игътибарсыз калмады. 542 үтенеч тулысынча канәгатьләндерелде.
Без, татар җәмәгатьчелеге вәкилләре, өлкән педагог, татар әдәбияты һәм татар халык мәгарифе тарихы буенча фундаменталь хезмәтләр авторы Люция Хәбибуллинага 90 яшь тулу уңаеннан, РФ Дәүләт Думасы каршында аны бүләкләү турында үтенеч белән мөрәҗәгать иттек. Ярты елдан соң көтеп алынган бүләк – Рәхмәт хаты килде.
Эрнест Абдул улы Вәлеев өлкә татар милли-мәдәни автономиясе иҗтимагый оешмасы әгъзасы итеп сайланды. Без бу факт белән горурланабыз. Ул безнең халыкның иң яхшы улларының берсе. Ул татар әдәби телен яхшы белә. Үзенең фидакарь хезмәте, зур тырышлыгы һәм күренекле сәләтләре белән үз һөнәрендә югары үрләргә ирешә, яңа Россия дәүләтчелеге шартларында Төмән өлкәсенең беренче прокуроры, Россия Генераль прокуроры урынбасары, юстициянең беренче генерал-полковнигы була. Безнең халык арасында Эрнест Вәлеев һәрвакытта да беренче - РФ атказанган юристы, юстициянең беренче генерал-полковнигы, Мәскәүдә РФ Дәүләт Думасының беренче депутаты, Төмән өлкәсенең беренче Мактаулы гражданины.
Автономия үткәргән чаралар да аның абруе, шәхси матди ярдәме белән югары дәрәҗәдә башкарыла.
Нык ихтыяр, җиңүгә омтылыш, Ватанга тугрылык, принципиальлек, дисциплина һәм бурыч, игелеклелек, ярдәмчеллек – Эрнест Вәлеев характерындагы төп сыйфатлар. Менә шундый кешеләрдә бүген дәүләтебезнең көче һәм какшамаслыгы саклана.
Ул - Төмән өлкәсендә иң титуллы кеше. Законлылыкны һәм хокук тәртибен ныгытудагы казанышлары, күпьеллык намуслы хезмәте өчен ул Почет ордены, I дәрәҗә «Ватан алдындагы хезмәтләре өчен», Александр Невский ордены белән бүләкләнә.
Дүрт ай элек Дәүләт Думасының куркынычсызлык һәм коррупциягә каршы тору комитеты рәисенең беренче урынбасары,үзәк контроль комиссиясе президиумы әгъзасы Эрнест Абдул улы Вәлеевне Дәүләт Думасының «Парламентаризмны үстерүдәге казанышлары өчен» мактау билгесе белән бүләклиләр. Бүләк Россия Федерациясе законнарын үстерүгә зур өлеш керткәне өчен бирелә.
27 апрель - Россия парламентаризмы көне. Без демократик дәүләттә яшибез. Депутатлар хезмәте гади генә түгел, Эрнест Абдул улы дәүләтнең бердәм хокукый киңлеге системасын камилләштерүгә зур өлеш кертә. Бу уңайдан, Төмән дәүләт университеты, өлкә иҗтимагый палатасы, өлкәнең барлык татар иҗтимагый оешмалары исеменнән хөрмәтле Эрнест Вәлеевне 70 яшьлек юбилее һәм һөнәри бәйрәме белән котлыйбыз. Чын күңелдән нык сәламәтлек, барлык кыенлыкларны җиңеп чыгуын, югары җаваплылык һәм халыкның өметләрен аклавын, сайлаучыларның олы хөрмәте һәм юмарт рәхмәтен телибез.Төмән өлкәсе халкы файдасына яңа уңышлар, зирәк һәм саллы карарлар, нәтиҗәле эш алып барырга насыйп булсын!
Олы хөрмәт белән Хәнисә АЛИШИНА.