#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Эшмәкәрләр бердәмлекне тойдылар

последние и лучшие новости искусства в мире

17-1“Татар авыллары эшмәкәрләре хәрәкәте бүгенге көндә аерым катламга әверелде, ул тулы бер хәрәкәт булып, елдан-ел көчәя, камилләшә бара, аның географиясе дә киңәя.

Быелгы җыенда Россия Федерациясенең 39 төбәгеннән һәм Татарстан Республикасыннан кече бизнес, фермер һәм шәхси хуҗалыкларның 500дән артык вәкиле катнаша”, – дип башлады IX Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенына килүчеләргә сәламен Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар Конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев.

Апрель башында Казан шәһәрендә үткән җыенның пленар утырышында Татарстан Республикасы президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты. Президент билгеләп үткәнчә, Россиядә һәм чит илләрдә яшәүче татарлар милли мәдәниятне, гореф-гадәтләрне, туган телне саклауга зур әһәмият бирәләр. Бизнес вәкилләре дә бу эштән читтә калмый. Рөстәм Миңнеханов татар телен, мәдәниятен һәм гореф-гадәтләрен саклап калуга зур өлеш керткән өчен Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшырды. Алар арасында якташыбыз – Вагай районының Казанлы авылы кызы, өлкәбез татар хәрәкәтенә күп ярдәм итүче “Туган җир. Родной край” журналының җаваплы секретаре Мөнирә Сәгыйдуллинага да “Татарстан Республикасының атказанган мәдәният эшлеклесе” дигән мәртәбәле исем бирелде. Чын күңелдән котлыйбыз!

Өлкәбездән дә бу җыенга зур делегация барды. Бу турыда тулырак итеп “Медовый край” оешмасы генераль директоры Риат Фәйзуллин сөйләп китәр:

- Безнең оешма бал җитештерү белән шөгыльләнә. Түбән Тәүде, Төмән районнарында умарта кортлары павильоннарыбыз бар. Мин дә Казанда җыенда катнаштым. Бу инде икенче тапкыр баруым иде. Таныш кешеләрне дә очраттым. Эшмәкәрләр күбрәк ит җитештерү, аларны эшкәртү белән шөгыльләнәләр. Әлеге җыеннарның төп мәгънәсе: илебездәге татар эшмәкәрләрен бергә җыеп, аларның ялгыз түгеллеген белдерү; мондый форумнар бердәмлекне тоярга ярдәм итәләр. Тәҗрибәле, зур уңышларга ирешкән кешеләр белән танышу кызыклы, файдалы. Аеруча нәселдән килгән осталыкны югалтмыйча, буыннан буынга тапшырып, әби-бабалары шөгыльләрен дәвам итүчеләр соклану тудыра. Татарстанда эшмәкәрләргә ярдәм итү яхшы оештырылган.

Безнең баруның тагын бер максаты: Казанда продуктларны сублимацияләү машиналары җитештерү заводы бар. Анда нинди дә булса продукттан коры хәлдәгесен алырга мөмкин. Без әлегә үз балыбызны алып килдек. Хәзер алар белән тикшеренү һәм тәҗрибә-конструкторлык эше үткәрәбез. Бу озак вакыт таләп итә торган процесс, соңыннан коры, он шикелле бал алырга телибез. Аны дарулар, БАДлар ясаганда, косметикада һәм башка җирләрдә кулланырга мөмкин. Киләчәктә, бу планыбыз уңышлы тормышка ашса, корт анасы сөтен (маточное молоко), соры корт гомогенатын да шулай эшкәртергә уйлыйбыз.

Төмәннән баручылар арасында урман байлыкларын җыю, эшкәртү белән шөгыльләнүчеләр, арахис пастасы ясаучылар, йөк ташучылар, төзелеш компанияләрендә эшләүчеләр бар иде. Һәркемгә дә бу сәяхәтебез файдалы булгандыр дип ышанам.

Казанда, һәрвакыттагыча, бик яхшы каршы алдылар. Яшәү урыннарына урнашкач, утырышка киттек. Аннары төрле мәйданчыкларга таралып, фикер алыштык. Мин “Авыл хуҗалыгы продукциясен эшкәртү технологиясе” төркемендә идем. Татарстан Республикасында бу юнәлешнең үсеше турында сөйләделәр, саннар китерделәр, эшкәртү технологияләре дә күрсәтелде. Икенче көнне Тукай районына юл алдык. Авыл хуҗалыгы территорияләренең үсешен карадык. Өченче көнне пленар утырыш, аңа кадәр авыл хуҗалыгы күргәзмәсе булды. 17-2Татарстан Республикасы президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты. Ул авыл җирендә эшләүчеләргә олы рәхмәтен белдерде. “Медовый край” оешмасыннан оештыручыларга бүләкләребезне тапшырдык.

Җыенга баручыларның кайберләре кирәкле кешеләр белән танышырга, бергә килешү төзергә дә өлгерделәр. Тагын бер кабатлыйм, без зур, бердәм, тырыш халык икәнебезне тоеп кайттык. Татарлар һәркайда үз шөгыльләрен булдырып, матур яшәргә омтылалар.

Бу көннәрдә Татар дәүләт филармониясендә Бөтендөнья татар Конгрессы газетасы – “Татарлар” 10 еллык юбилеен кунаклар белән гөрләтеп үткәрде.

Гөлнур ВӘЛИЕВА

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836