Газетага язылу 

Календарь 

Май 2025
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
28 29 30 1 2 3 4
5 6 7 8 9 10 11
12 13 14 15 16 17 18
19 20 21 22 23 24 25
26 27 28 29 30 31 1

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Итагатьле йөрәк изгелеккә ашкына

последние и лучшие новости искусства в мире

Тубыл районы, Кутарбитка авыл хакимияте каршында эшләп торучы «Шәм» штабы волонтерлары хәрби хәрәкәтләр зонасына чираттагы гуманитар йөк җибәрүгә әзерләнәләр. Штаб җитәкчесе Ольга Казакова физик, әхлакый һәм матди яктан ярдәм итүчеләрнең барысына да чын күңелдән рәхмәт белдерә. «Бигрәк тә өйдә токмач ясау турындагы үтенечебезгә битараф калмаган якташларыбызга рәхмәтебез зур.

17-23-25

Безнең сугышчылар аны бик мактыйлар, яратып ашыйлар, чөнки ул аларга өй ашын, гаиләләрен искә төшерә. Күкрәнде авылында яшәүче Сәгыйдә Ильясовага ярдәменә, алтын куллы һәм игелекле йөрәкле булганы өчен олы рәхмәтебезне җиткерәбез. Аның әзерләгән токмачларын сазлыклар аша газаплар кичереп, караңгы төндә волонтерларга алып килеп тапшырган Ләчек авылы эшмәкәре Марсель Рыхановка аеруча рәхмәтлебез», - дип әйтә ул.

Күкрәнде авылында туып-үсеп, Төмән шәһәрендә гомер кичергән, әти-әнисе картаеп, авырый башлагач, яннарына кайтып, аларны үз тәрбиясенә алган итагатьле, олы йөрәкле Сәгыйдә Сабит кызы волонтерлар хәрәкәтеннән читтә кала алмады. Башта әнисен, күптән түгел әтисен дә олы хөрмәт белән соңгы юлга озатып, хәтем ашларын уздырганнан соң, күңелендәге бушлыкны тутырыр өчен, патриотик хәрәкәткә актив кушылып, махсус хәрби операциядә катнашучы ир-егетләргә ярдәм итә башлады. Ирләрне нәрсә белән сөендереп була? Әлбәттә, өй токмачы салып пешкән тәмле аш белән! Ул өй йомыркаларын кушып токмач ясарга керешә. «Ашны күңел биреп, яхшы ният белән башкарсаң, эш тиз дә бара, ризык һәрвакыт уңа, тәмле дә килеп чыга. Токмачка кайнар су салсаң, аның тәмен әйтеп бетергесез тәмле була, диләр. Минем токмачым махсус хәрби операциядә булган авылдашым Ревальга барып эләккән, дип ишеттем. Телефоннан сөйләшкәндә: «Әниемнең токмачлы ашын ашагандай булдым», - дип әйткән икән. Миңа рәхмәтләрен җиткерделәр», - дип сөйли уңган хуҗабикә.

Әзерләгән продуктны Сәгыйдә Сабит кызы волонтерлар штабына тапшыра. Анда гуманитар ярдәм итеп җибәрергә әзерләгәч, 20 контейнер тәмле токмач килеп чыга. «Алгы сызыктан хуҗабикәбез адресына рәхмәт сүзләре килеп иреште инде. Анда егетләребез тыл хезмәтчәннәренә ярдәмнәре өчен рәхмәт әйтәләр. Ә Сәгыйдә Ильясованың токмачы шулкадәр тәмле ки, котелокларда аның валчыгы да калмый, дип язалар. Егетләребез яңадан әлеге тәмле һәм туклыклы ризыкны җибәрүне сорыйлар. Тубыл, Күкрәнде хуҗабикәләренең инициативасын башка хатын-кызлар да дәвам итәрләр дип ышанабыз. Чөнки тамагы тук булган солдат – яхшы сугышчы ул. Сүземне йомгаклап шуны әйтәм: Кутарбитка авыл хакимиятендә яшәүче һәр якташыбызның хәленнән килгән ярдәме Бөек Җиңүне якынлаштырырга ярдәм итсен иде», - дип әйтә «Шәм» штабы җитәкчесе.

Рәүфә КАНГАЗИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836