Газетага язылу 

Календарь 

Май 2025
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
28 29 30 1 2 3 4
5 6 7 8 9 10 11
12 13 14 15 16 17 18
19 20 21 22 23 24 25
26 27 28 29 30 31 1

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Кеше китә, эзе кала

последние и лучшие новости искусства в мире

Элекке Байкалово районы, Калым авылында туып-үскән, соңгы елларда Кызылъяр авылында яшәгән Фәйрүзә апа Бакированың бакыйга күчүенә дә 40 көн үтеп китте. Ышанасы килми! Ул гомерен мәктәпкә, балаларга белем бирүгә багышлады. Беренче эш елларын Сәет авылы мәктәбендә башлап җибәрә. Җәүдәт абый Бакиров белән гаилә корып, өч бала тәрбияләп үстерәләр.

Җәүдәт абый – мәктәп директоры, Фәйрүзә апа – татар теле укытучысы булып хезмәт итәләр. Алар икесе дә булган-уңган, эш сөючән, укучыларының, авыл халкының ихтирамын яулап алган ветеран укытучылар.

Фәйрүзә Абзал кызы Тубыл шәһәренең 15 нче мәктәбендә урта белем алып, Тубыл пединститутының татар теле факультетына укырга кереп, аны уңышлы тәмамлый. Элек бит, 70-90 елларда, укытучылар авылда иҗтимагый эшләрне башкара, актив җәмгыять эшлеклесе, сәяси темаларга политинформация сәгатьләре үткәрәләр иде.

40 ел мәктәптә эшләгән чорда күпме балага белем ачкычы биргән, олы юлга озаткан. Белем бирү белән генә чикләнмичә, укучыларын тормышка ныклы адымнар белән атлап керерлек чын кешеләр итеп тәрбияләде.

Күпме балага татар теленең белем нигезләрен өйрәтте, телебезнең матур яңгырашын, рухи-әхлакый мирасыбызны яшь буынга җиткерү өстендә армый-талмый эшләде. Гел үсештә, эзләнүдә булып, заман таләпләренә туры килеп яшәде. Укытуның төрле алымнарын кулланып, үз белемен күтәрү өстендә туктаусыз эшләде.

Үзендә булган тәҗрибәне әле генә мәктәп бусагасын атлап кергән яшь укытучыларга тапшырып, мәктәп данын күтәрә торган яшь буынны тәрбияләде.

Хезмәт юлында мәгариф министрлыгы, өлкә, район күләмендә күпсанлы Мактау грамоталары, дипломнар белән бүләкләнә. “Хезмәт ветераны” исеменә лаек була.

Ул эшләгән дәвердә класс җитәкчесе, пионервожатый, завуч, сәхнәдә артист та була. Фәйрүзә апа – сугыш чоры баласы. Ул 1934 елның 1 декабрендә дөньяга килә һәм 90 яшен тутырып бу дөньядан бакыйлыкка күчә. Фәйрүзә апаның якты эзе киләчәк буыннарда туган телгә сөю белән беркетелер, сакланыр.

Коллегалары Гөлфәрәм АИТОВА һәм Вәсимә МУРЗИНА.
Яркәү районы, Кызылъяр авылы.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836