Газетага язылу 

Календарь 

Май 2025
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
28 29 30 1 2 3 4
5 6 7 8 9 10 11
12 13 14 15 16 17 18
19 20 21 22 23 24 25
26 27 28 29 30 31 1

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Милләтенә фидакарь хезмәт күрсәтүче

последние и лучшие новости искусства в мире

Тубыл шәһәрендә яшәүче педагогика фәннәре кандидаты, ветеран укытучы, РСФСРның мәгариф отличнигы, күренекле җәмәгать эшлеклесе Клим Садыйков быел май аенда 85 яшен каршылый.

17-1-25

Аның әтисе Солтан Алиш улы Сатылган мәктәбенең директоры вазифасын башкарса, әнисе Фәрзәнә апа бу мәктәптә татар теле һәм әдәбиятын укыта. Клим Солтан улының тормыш иптәше, РСФСРның мәгариф отличнигы Роза Садыйкова да милли мәгариф өлкәсендә, мәктәпләрдә укытучы булып 40 елдан артык эшли. Клим Солтан улы әтисе лаеклы ялга киткәч, Сатылган мәктәбе директоры булып хезмәт юлын дәвам итә. Тубыл шәһәренең 17 мәктәбендә директор булып эшләгән дәверендә монда татар теле, әдәбият дәресләре укыту программасына кертелә. Клим Садыйков Тубыл педагогия институтында рус-татар бүлегендә татар телен укыта, Рауза Җәлил кызы татар теле буенча практик дәресләр алып бара. Укытучы һөнәрен яратып сайлаган хезмәт ветераны лаеклы ялга чыккач та күп еллар эшли. Клим абый 140тан артык халык педагогикасы, тел, милли татар мәктәбе темаларына мәкаләләр яза, җирле шагыйрь-шагыйрәләребез иҗат иткән шигырьләрне тикшерә, китап чыгаруда зур булышлык күрсәтә. Аның авторлыгындагы «Солдат хатлары», «Гомер сукмаклары» китаплары «Бөек Ватан сугышы елларындагы мәгариф өлкәсендә хезмәт батырлыгы» темасына узган китаплар бәйгесендә Лауреат дипломы белән бүләкләнә.

Ветеран укытучы күп еллар лаеклы ялда булса да, шәһәрнең «Сугыш чоры балалары иҗтимагый оешмасы» вәкиле, ветераннар советының лекторлар төркеме әгъзасы. Эшләгән елларында тырыш хезмәте өчен мәгариф министрлыгы һәм мәгариф хезмәткәрләре профсоюзы комитетының, өлкә һәм шәһәр күләмендә Рәхмәт хатлары, Мактау грамоталары белән бүләкләнә; данлы хезмәте өчен «В.И.Ленинның тууына 100 ел», «Татар милләтенә күрсәткән олы хезмәтләре өчен» Бөтендөнья татар конгрессы медале, «РСФСРның халык мәгарифе отличнигы» исеме, хезмәт ветераны медале тапшырыла.

Клим Солтан улы өлкә газетабыз «Яңарыш» белән тыгыз элемтәдә, ул мәкалалар яза, яңалыклар, хәбәрләр белән кызыксынып яши. Иҗади бәйгеләрдә, язучыларга багышланган викториналарда ул жюри рәисе вазифасын башкара. Үзенең бөтен гомерен балаларны, студентларны тәрбияләүгә багышлый. Хезмәт юлында үзе эшләгән мәктәбенең данын күтәрергә тырыша, лаеклы ялда да күп еллар хезмәт итә. Укытучы өчен иң югары бәя - аның укучылары, студентлары. Клим абый Садыйков: «Укытучы хезмәте җиңел хезмәт түгел. Укытучы бик кирәкле һөнәр. Миңа яңадан һөнәр сайлау мөмкинлеге булса, укытучы һөнәрен яңадан сайлар идем. Гомеремне укытучы хезмәтенә багышлаганыма үкенмим», - диде. Күренекле шәхесне студентлары онытмыйлар, остазларын ихтирам итәләр. Изге күңелле ветеран укытучыга киләчәктә дә хөрмәт телик.

Яшьләргә акыллы киңәшләрегезне биреп әле озак еллар яшәргә язсын сезгә.

Римма УМИТБАЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836