Газетага язылу 

Календарь 

Май 2025
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
28 29 30 1 2 3 4
5 6 7 8 9 10 11
12 13 14 15 16 17 18
19 20 21 22 23 24 25
26 27 28 29 30 31 1

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Яңавыл тарихындагы билгесез битләр

последние и лучшие новости искусства в мире

Текутьев исемендәге китапханәдә «Тере шәһәр» туган якны өйрәнү клубы эшчәнлеге кысаларында чираттагы очрашу булды. Аның спикеры китапханәнең дусты, талантлы оратор һәм тикшеренүче Әлмирә ханым Сажина (Гомәрова) иде. Ул үзенең туган районы - Яңа Шабабин авылы (1923 елдан соң татарча Яңавыл дип үзгәртелгән) тарихының моңарчы билгеле булмаган сәхифәләре турында сөйләде.

17-3-25

- Эзләүче һәрчак таба, диләр, чөнки кызыксынучан акылга төрле ишекләр ачыла: яңа мөмкинлекләр барлыкка килә, яңа чыганаклар билгеле була, яңа мөһим танышлар очрый, - дип сөйли башлады Әлмирә Гомәр кызы. Ул очрашуга килүчеләргә Америка профессоры Эрика Монаханның «Себер сәүдәгәрләре. Евразиядә иртә яңа заман сәүдәсе» исемле фәнни басмасында күрсәтелгән сәүдәгәрләр династиясе турында мәгълүмат җиткерде:

- Бүген Шабабин авылын булдыручы Себердәге иң эре җир биләүчеләрнең берсе Шаба Сәитов нәселенең биш буыны белән таныштырам.

Шабаның гаиләсе рәваҗ (ревень) белән халыкара сәүдә итү аркасында таныла, моның өчен ул Төмән янында патша тарафыннан зур җир кишәрлеге белән бүләкләнә. Гаиләнең һәр яңа буыны җир мәйданын арттыра һәм уңышлырак сәүдә итә. XVIII гасыр ахырында Шабабиннар Төмәндәге бохаралыларның иң бай җир биләүчеләре була. Алар Төмән өязенең 11 авылында бохаралыларга караган җирләрнең өчтән бер өлешен биләгәннәр. Гаилә акчасына мәчет төзелә һәм мәдрәсә ачыла. Урамнарның берсе дә гаилә фамилиясе белән атала.

Әлмирә Гомәрова Эрика Монаханның Себер сәүдәгәрләре турындагы яңа басмасын китапханәгә дә бүләк итте.

Яңавыл тарихы турында сөйләгәндә Әлмирә Гомәр кызы тагын бер гаилә - Хөсәеновлар белән таныштырды.

- Гаиләнең иң танылган вәкилләреннән берсе Сәйфетдин Хөсәенов (1889-1918), аның исеме белән бер урам аталган. Ул - революция һәм гражданнар сугышы каһарманы, Шабабин авылының 7 нче буындагы бае.

Өченче гаилә - Абайдуллиннар гаиләсе, аерым алганда, аның иң танылган вәкилләренең берсе – Шиһабетдин Абайдуллин (1897-1938) - педагогик курслар оештыручы, Төмән педагогика училищесының төрки-татар бүлеге мөдире, Екатеринбургтагы педагогика техникумы директоры. Ә тагын Урта Уралда татар теле өлкәсендә иң яхшы белгеч, татар телендә уникаль орфографик сүзлек авторы (бастырылмаган, 1934 елга әзерләнгән), ул Уралда милли мәктәпләр өчен нәшер ителгән барлык дәреслекләрне төзүдә катнашкан.

Сөйләүченең сүзләре дәүләт һәм шәхси архив документларына нигезләнеп бирелгәне сылтамалар белән ныгытылды. Ә аның эшчәнлеге күпләрне үз гаиләләренең тарихын өйрәнергә рухландырды. Әлмирә ханым гаиләсе тарихын гына өйрәнеп калмады, ә районының тарихын саклау һәм популярлаштыру буенча зур тырышлык күрсәтә. Аның бу турыдагы чыгышын илебезнең төрле төбәкләрендә яшәүчеләр тыңлады инде. Әлеге очрашуда катнашкан Шабабиннар, Ибраһимовлар, Хөсәеновларның буыннары да яңа мәгълүматларга сокланып, тынгысыз Әлмирә Гомәровага рәхмәт сүзләрен җиткерделәр.

Гөлнур ВӘЛИЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836