Главная

Башкалар өчен үрнәк алар

последние и лучшие новости искусства в мире

Гүзәл Камышева Кыткүл авылынын Зиләфрүз апа белән Хатыйп абый Шәфигуллиннар гаиләсендә туган. Түбән Тәүде округында 2003 елдан бирле яши. Барлык хезмәт эшчәнлеге чоры дәвамында индивидуаль эшкуар буларак, округның социаль-икътисадын үстерүгә, муниципаль оешма территориясендә бизнесны киңәйтүгә зур өлеш кертә.

Пәрдәләр тегү, жалюзилар кую, киемнәр ремонтлау буенча халык мәнфәгатендә бизнес социаль-җаваплы мөнәсәбәттә үрнәк булып тора.

Күрсәткән хезмәтенең югары дәрәҗәдәге сыйфаты, һөнәрилеге, кешелеклелеге, ярдәмчеллеге, заказ бирүчеләрнең финанс мөмкинлекләрен, мәнфәгатьләрен исәпләве Гүзәл Хатыйп кызының халык белән генә түгел, ә мәгариф, мәдәният, спорт, җирле үзидарә органнары һәм башка оешмалар белән уңдырышлы, озак еллар хезмәттәшлек итүенең нигезе булып тора.

17-2-26

Хезмәт күрсәтү тармагында намуслы, югары профессиональ эше, эшмәкәрлекне үстерүе, хәйрия эшчәнлеге, округ күләмендә һәм башка бәйгеләрдә актив катнашуы өчен Төмән өлкәсендә эшмәкәрлеккә ярдәм итү, өлкәнең инвестицион агентлыгы фондлары дипломнарына, Түбән Тәүде округы хакимият башлыгы Рәхмәт хатына, Мактау кәгазенә һәм муниципаль оешманың башка бүләкләренә лаек булды.

Гүзәл Хатыйп кызы ике ел рәттән 2022-2023 елларда Түбән Тәүдедәге ательега кергән территорияне бизәкләү, төзекләндерү буенча конкурсларда катнашып, җинүче булды. Ул утырткан чәчәкләрнең матурлыгы башкаларга үрнәк иде. Актив тормыш позицияле кеше буларак, 2018 елдан бирле, «Төмән өлкәсе чик сакчылары ветераннары» иҗтимагый оешмасының Түбән Тәүде бүлеге белән хезмәттәшлек итә. Хезмәттәшлек итүенең төп максаты - чик сакчылары ветераннарына төрле чаралар үткәрүдә спонсор булышлык күрсәтү. Бөек Ватан сугышына багышланган һәйкәлләрне яңартуда, торгызуда зур финанс, шулай ук Җиңү мәйданында агач багананы тимергә алыштыруда эретеп-ябыштыру хезмәте белән ярдәм итте.

Чик сакчылары ветераннарына булышу йөзеннән үз акчасына юбилярларга, балалар көрәшләренә бүләкләр ала. Яшь армиячеләргә, чик сакчылары ветераннарына хәрби билгеләр әзерләүдә булыша.Чик сакчылары ветераннары уздырган чараларда шәхси үзе дә катнаша. Спорт ярышларында команда составына керә. Ветераннар командасы составында округның Туган якны өйрәнү музее, «Юность» иҗат йорты белән тыгыз элемтәдә тора. Викториналарда, күргәзмәләрдә катнаша, ветераннарына тапшыру өчен бүләкләр ясыйлар, тегәләр.

Гүзәл Камышева махсус хәрби операция башлану белән зонадагы хәрбиләргә төрле яктан ярдәм күрсәтә башлады. Чик сакчылары ветераннары белән элемтәдә булып, гаиләсе белән бергә тактик носилкалар, әйбер салу капчыклары, тактик кан туктатучы жгутлар, хәрби билгеләр ясыйлар, тегәләр, маскировкалау челтәрләре үрәләр, гуманитар ярдәмне җыюда, урынына җиткезүдә катнашалар.

Туган якны өйрәнү музее белән берләшеп, сугышчыларга багышланган экспозицияләрне тулыландыру буенча эшләр дәвам итә. Россиянең хәзерге заман тарихында МХОнең роле белән яшьләрне, мәктәп укучыларын таныштыру буенча эшләр бара.

Иреклеләр хәрәкәтен үстерүе, МХО катнашучыларына ярдәм оештыруы, «Без бергә» бөтенроссия акциясендә катнашуы өчен Түбән Тәүде округы хакимияте башлыгының Рәхмәт хаты, Мактау кәгазе, «Төмән өлкәсе чик сакчылары ветераннары» иҗтимагый оешмасының Рәхмәт хаты белән бүләкләнгән. Өлкәнең иҗтимагый палатасы Рәхмәтнамә игълан иткән.

Хәйрия хәрәкәттә катнашучылар арасында зур абруй, ихтирам казанган. Эшмәкәр, югары социаль җаваплылыклы кеше, яраткан тормыш иптәше, яхшы ана. Кызы - Төмән дәүләт университеты магистратурасы студенты. Гүзәл әнисен карый, якыннарына игътибарлы.

Игорь Леонидович һәм Гүзәл Хатыйп кызы МХО башланганнан бирле мобилизацияләнгән түбәнтәүделеләргә 100 данә әйберләр салырга капчыклар, 60 данә кан туктатучы турникетлар, 55 данә сапёр көрәкләре өчен тышлыклар, 100 данә мина ятуын күрсәтүче флажоклар өчен тышлыклар, 70 данә хәрби билгеләр (шеврон) тектеләр.

«Ярдәмчел яхшылык кылучылар» төркеме белән берләшеп, 180 данә носилка һәм аларга 175 данә патрон сумкасы, 100 данәгә якын «кошкалар» өчен кесә сумкасы тектеләр. Челтәр, маскировка челтәрләре өчен тукыманы сатып алу эшен координациялиләр һәм сорауларны хәл итәләр.

Гүзәл Хатыйп кызына Аллаһы Тәгалә иҗади сәләтне тиккә бирмәгән: тегәргә, ясарга, кисәргә, бәйләргә... Ул шушы талантын дөрес файдалана. Димәк, аңа Ватанның иң авыр вакытында шушындый миссияне үтәргә язган. Ул аны тулысынча горур башкара.

Диләфруз ФӘХРЕТДИНОВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума