Төмән шәһәренең «Этнос» балаларга гуманитар белем бирү үзәгенә үзләренең туган телне яхшы белүләре, грамоталы язуларын тикшереп карау максаты белән үзәккә йөрүче балаларның әти-әниләре, әби- бабалары, укытучылар парта артына утырдылар. Аларга «Яшь буын» татар яшьләре оешмасы яшьләре дә кушылдылар. Кунакларны сәламләп үзәк җитәкчесе Гөлнара Сәгыйтова: «Бүген Төмән зур һәм әһәмиятле хәрәкәтнең бер өлешенә әверелде. Акциянең максаты - кешеләрдә грамоталы язуга кызыксыну уяту, татар әдәби телен үзләштерү күнекмәләрен үстерү. Акциянең масштабы ничек үсүен күрү гаҗәеп шатлыклы: әгәр 2023 елда илебездә диктантны 3 телдә язган булсак, бүген бу инде бөтен Россия буенча дистәләгән мәйданчык! Диктант язганнан соң, һәркем сертификат алачак, ә текстны «бишле»гә башкарганнарны «Тоталь диктант» иганәчеләреннән лаеклы призлар көтә. Без Төмәннең күпмилләтле ил традицияләрен хуплавы белән горурланабыз. Бүген килеп, туган телне белү һәм саклау — модалы, мөһим һәм мактаулы икәнен исбатлаганыгыз өчен һәркемгә рәхмәт! Нәтиҗәләрне сайтта күзәтегез», - дип сөйләде. Аннары « Этнос» үзәгенең татар теле укытучысы Наисә Гайнельянова текстны укыды.
Рәүфә КАНГАЗИНА.