Бу санда 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2026
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
30 31 1 2 3 4 5
6 7 8 9 10 11 12
13 14 15 16 17 18 19
20 21 22 23 24 25 26
27 28 29 30 1 2 3

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

Тюмень, ул. Шишкова, 6, 2 этаж, Тюменский издательский дом

Яндекс. Карта

Материалы

Искитмәле сәләтле, тырыш егет

последние и лучшие новости искусства в мире

Төмән шәһәренең татар мәдәният үзәгендә Муса Җәлил истәлегенә оештырылган шигырьләр бәйгесендә Төмән шәһәрендә туып-үскән 17 яшьлек Йосыф Зөлхәрнәев авторның «Юллар» шигырен бик сәнгатьле итеп яттан сөйләп, 1 урынга лаек булды. Йосыф Төмән тамашачысына «Йосыф һәм Зөләйха» уен корал ансамбле аркылы таныш. Төрле уен коралларында оста уйнаган егеткә алар гашыйк булып өлгергән инде.

Йосыф Динар улы шәһәрнең 69 нчы мәктәбендә 9 сыйныфны тәмамлап, Төмән дәүләт мәдәният көллиятенә укырга керә. Быел ул «Социаль-мәдәни эшчәнлек» бүлегендә 2 нче курста белем ала. Йосыф пианино, баян, гармун, аккордеон, думбра, курай кебек музыка уен коралларында оста уйный. Музыкага һәвәслеген ул балачагыннан дип әйтә.

17-32-26

- 4 яшемдә әнием миңа уенчык синтезатор алып кайтты, мин анда кызыгып уйнап, көйләр чыгарырга маташтым. Шулай итеп күңелем музыкага тартыла башлады. 6 яшь тулгач, әти-әнием мине «Tutti» дигән музыка түгәрәгенә җырларга өйрәнергә йөрттеләр. Әмма яраткан остазым Ольга Викторовна, миндә көйне дөрес ишетү сәләтен тоеп, миңа пианинода уйнарга киңәш итте. Шулай мин уен кораллары бүлегенә, Алла Поповага күчтем. Ул минем иҗади яктан бик көчле, сәләтле, тәэсирле укытучым булды дип әйтсәм, ялгыш булмас. Әмма Ольга Викторовнаны да бик еш рәхмәт сүзләре белән искә алам. Ул миңа дөрес юнәлеш бирмәсә, бәлки, Алла Анатольевнага эләкмәс дә идем. Ә ул минем музыкаль сәләтемне, «слух»ымны үстерде. Бик кызык фактны да искә алып үтим - минем беренче өйрәнгән көй Бетховенның «Элизага» дигән әсәре булды. Уку елы ахырындагы отчет концертында сыйныфташларым гади көйләр уйнадылар, ә мин «Элизага» әсәрен уйнап, тыңлаучыларны шаккатырдым. Биредә 8 ел буена музыка белеме алсам да, укытучым мине нота грамотасына өйрәтә алмады. Балалык үҗәтлеге белән, камил ишетү сәләтем булганга, ноталарны өйрәнергә теләмәдем. Шуңа карамастан, Алла Анатольевна миннән баш тартмады, үз итте, әмәлен табып укытты, күпме белем, үсеш бирде, аңарга рәхмәтем чиксез. 2020 елда гитарада иркенләп уйнарга өйрәндем. Ә гармунда җәйге каникулга Ялутор округы, Исәт авылына кайткач, күрше абыйдан сорап алып, бер кичтә уйнап киттем, - дип сөйли Йосыф үзе белән таныштырып.

Татар мәдәнияте белән Йосыф 2022 елда Салават Фәтхетдинов концертын караганнан соң кызыксына башлый. Бу концерт аның тормышка карашын төптән үзгәртә. Рус телендә генә сөйләшкән егет үзлектән татар телен үзләштерә.

- Салават Фәтхетдинов концертын шул кадәр ошар дип көтмәгән идем, аның җырлары җанга әллә нинди рәхәтлек бирде. Сөйләгән мәзәкләреннән тамашачылар шаркылдап көлделәр. Бары мин генә миңгерәүләнеп, татар телен аңламыйча утырдым. Шул чак шундый оят һәм ямансу булды. Җырларның эчтәлеген беләсе килеп, интернетта эзләндем, китаплар укыдым, татар җырларын тыңладым. Хәния Фәрхи, Илһам Шакиров, Әлфия Авзалова, Хәмдүнә Тимергалиева, Таһир Якупов, Хәйдәр Бигичевның җырлаганнарын ишеткәч, татар моңына чынлап гашыйк булдым. Татарлыкка тәмам чумып, төрле сүзлекләр, хәтта борынгы гарәпчә-татарча-русча алынмалар сүзлеге белән эшләдем. Татар көйләрен баянда, аккордеонда уйнарга өйрәндем.

2025 елның сентябрендә төркемдәшем Һәдия Хөрмәтуллина «Өлкә татар яшьләре бердәмлеге» (җитәкчесе Исмаил Моратов) иҗтимагый оешмасына чакырды һәм мин аның белән татар мәдәният үзәгенә йөри башладым. Биредә мин Ислам абый Сафин җитәкчелегендә думбрада һәм курайда бер кабат уйнап кына өйрәнеп алдым. Минем сәләтемне күреп ул Һәдия белән икебездән торган «Йосыф һәм Зөләйха» дигән ансамбль оештырды. Һәм без яңа гына оешкан хәлдә сентябрь аенда үк татар мәдәният үзәгендә узган «Ачык ишекләр» чарасында, ноябрьдә шәһәрнең «Нефтяник» мәдәният сарае сәхнәсендә шыгрым тулы зал алдында чыгыш ясадык. Төмән дәүләт университетында Александр Моорның хәйрия концертында да катнаштык, гомумән, бер мөһим чарадан да читтә калмыйбыз, - дип сөйләде ул.

Йосыф 9 нчы сыйныфта укыганда, үзенең белемен сынап, шәһәр буенча татар теле һәм әдәбияты буенча олимпиадада катнашып, 1 урынга чыга. Кызганычка, авырып китү сәбәпле, регион этабына бара алмый. Шулай ук ул 2024 елның апрелендә Акъяр авылында узган «Татар балалар лидеры мәктәбе»ндә 1 урынны яулый. Йосыфның максаты - мәдәният көллиятен уңышлы тәмамлагач, Казан консерваториясенә укырга керү. Шул сәбәпле, музыка мәктәбендә өйрәнмәгән ноталарны ул хәзер өйрәнә.

Рәүфә КАНГАЗИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума

Служба по контракту 

5-30-26

#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836