Бу санда 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2026
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
30 31 1 2 3 4 5
6 7 8 9 10 11 12
13 14 15 16 17 18 19
20 21 22 23 24 25 26
27 28 29 30 1 2 3

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

Тюмень, ул. Шишкова, 6, 2 этаж, Тюменский издательский дом

Яндекс. Карта

Материалы

МХО сугышчыларына ярдәм итүче ветеран

последние и лучшие новости искусства в мире

Түбән Әремзән авылында яшәүче ветеран укытучы Галия Хучашева авылдашлары белән махсус хәрби операциядә булганнарга ярдәм күрсәтә. Авылда яшәүче лаеклы ялда булган якташлары белән 800дән артык сугышчыга кирәкле әйберләр тегеп җибәргәннәр. Көчле рухлы, ярдәмчел, намуслы буын вәкиле Бөек Ватан сугышы елларын, сугыш һәм тыл ветераннары булган әти-әнисен, үзенең хезмәт юлы турында хатирәләре белән уртаклашты.

Галия апа Тубыл районы, Лаемтамак авылында күп балалы гаиләдә туа. Әнисе Шәфыйка Абдрахман кызы - тыл хезмәтчәне, әтисе Закир Измаил улы Бөек Ватан сугышы ветераны була. Авыр сугыш елларын узган Закир Кучумов III Украина фронтында, Чехословакия, Венгрияне фашистлардан азат итүдә катнаша. 299970 укчы дивизия командиры сугышчан «Кызыл Байрак» ордены, икенче дәрәҗә «Ватан сугышы» ордены, «Сугышчан казанышлар өчен», «Батырлык өчен», «Германияне җиңгән өчен», юбилейлы медальләр белән бүләкләнә. 1945 нче елны ул хәрби хезмәтен Ерак Көнчыгышта дәвам итә. Туган авылына 1947 нче елның февралендә кайта. Тормыш иптәше Шәфыйка Абдрахман кызына сугыш чорында төрле авыр эшләр башкарырга туры килә. Тыл хезмәтчәне Шәфыйка апа «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы елларында фидакарь хезмәте өчен» медале белән бүләкләнә. Аларның тормыш юллары балаларына үрнәк була. Кучумовларның алты баласы да җәмгыятебез өчен кирәкле һөнәр ияләре, тормышта үз юлларын тапкан, авырлыктан курыкмаган, сайлаган һөнәрләрен яратып эшләгән кешеләр.

17-21-26Түбән Әремзән авылында яшәүче волонтер, ветеран укытучы Галия Закир кызы махсус хәрби операциядәге якташларына гуманитар ярдәм күрсәтә. Ул сугыштан соңгы авыр чорны, яшьлек елларын искә алып: «Мин Лаемтамак авылында күп балалы гаиләдә тудым. Монда башлангыч мәктәпне тәмамладым. Аннары гаиләбез Яркәү районына күченү сәбәпле, Плеханово урта мәктәбендә белем алдым. Мәктәпне тәмамлап, 1968 нче елны Тубыл педагогия институтына укырга кердем һәм бу уку йортын уңышлы тәмамладым. 34 ел укытучы булып эшләдем. Әнием башлангыч сыйныфлар укытучысы булып эшләгән иде. Укытучы һөнәренә мәхәббәт миңа әниемнән күчкән дип уйлыйм. Ивлево мәктәбендә математика дәресләрен алып бардым, мондагы укытучылар илебез патриотлары булдылар. Сугыштан соңгы авыр елларны безнең буын укытучылар, укучыларыбыз да тормышта актив кешеләр иде. Эшебезне яратып эшләдек, кызыклы, эчтәлекле класстан тыш чаралар үткәрә идек. Гаилә корып матур яшәгән чорда, көтмәгәндә безгә кайгы килде. 10 ел тату яшәгән, гомер иткән тормыш иптәшем вафат булды. Аннары мин туган ягым – Тубыл районына кайттым. Ермаково мәктәбендә завуч, математика укытучысы булып эшләдем. Бик тату, эшчән укытучылар коллективы иде. Мине җылы каршы алдылар. Авыл клубында җыр ансамблен оештырдык, җирле радиобызны булдырып яңалыклар белән таныштырып бардык. Мәктәптә музей эшләп китте, пионерлар оешмасы беренчелекне яулады. Аннары мине мәгариф бүлеге кабинетына күчерделәр. Тормыш юлымда да үзгәрешләр булды. 1988 нче елны Төмән шәһәренә күчендек. 19 нчы мәктәптә эшләгән еллар күңелемдә якты хатирәләр калдырды. Укучыларым белән әле очрашабыз.

1992 нче елны икенчегә гаилә корып, Түбән Әремзән авылына күченеп килдек. Икенче тормыш иптәшем белән 23 ел яшәдем. Әремзән мәктәбендә эшемне дәвам иттем. Мәктәптә завуч, математика укытучысы булып эшләгән елларда психология-педагогика буенча семинарлар, методик оешмалар үткәрә идек. Укытучылар тәҗрибәләре белән уртаклашып оешмаларда актив катнаштылар. Бюллетеньнәр, открыткалар чыгару, кабинетлар арасында күргәзмәләр, бәйгеләр оештырдык. Бердәмлек, ярдәмчеллек булганда эшнең нәтиҗәсе күренә. Бу сыйфатларны бүген дә онытмаска кирәк», - дип эшләгән еллары турында сөйләде. Галия Закир кызы «Мәгариф отличнигы» күкрәк билгесе, мәгариф министрлыгының Мактау грамотасы, өлкә, район мәгариф бүлекләренең Рәхмәт хатлары, «методист-укытучы» исеме белән бүләкләнә. Төрле чараларны уңышлы оештыра белгән укытучы ВЛКСМның Яркәү район комитетыннан бирелгән комсомол билетын да кадерләп саклый.

Галия Закир кызы ике кыз тәрбияләп үстерә. Икесе дә югары белемле, тәҗрибәле белгечләр. Аның дүрт оныгы бар. Оныгы Андрей Президент полкында армия сафларында хезмәт итә.

Галия апа 2007 нче елны лаеклы ялга чыкса да, вакытын файдалы үткәрергә тырыша. Ул авыл клубы каршында эшләп торган «Березка» ансамблендә җырлый. Бу ансамбль белән район күләмендә узган бәйгеләрдә, мәдәни чараларда катнаша. Туган яклары, әти-әнисе яшәгән чорны, узган сынауларын, илебез тарихы турында хатирәләрен саклап, яшь буынга белем, лаеклы тәрбия биргән ветеран укытучы киң күңелле, ярдәмчел кеше.

Римма УМИТБАЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума

Служба по контракту 

5-30-26

#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836