Главная

Пушкин турында татарча

последние и лучшие новости искусства в мире

«Тоталь диктант» халыкара акциясендә «Тот.Язык» проекты кысаларында быел беренче тапкыр татарча да яздык. Төмән дәүләт университеты мәгълүмат-китапханә үзәгенең Губернатор залына 40лаган милләттәшебез җыелды. Диктант текстын академик, хөрмәтле профессор Хәнисә Алишина укыды. Бу көнне бөтен дөнья Алексей Варламовның тексты нәтиҗәсендә бөек Пушкинның Захарово авылында әбисе Мария Алексеевна тәрбиясендә үскән чакларын исенә төшерде.

Һәм зур яңалык – диктант язучы һәркем «Яңарыш» өлкә татар газетасына подписка белән бүләкләнде. Нәкъ менә бу аудиториядәге чараны оештыручы өлкә татар милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе Ләйсән Хөрмәтуллина өлкә Думасы депутаты Ольга Швецовага ярдәме өчен катнашучылар исеменнән зур рәхмәт белдерә. Шулай ук татар теленә татар язучысы, филолог, югары категорияле укытучы Юныс Миңнемөхәммәтов (Екатеринбург шәһәре) тәрҗемә иткән диктантны һәркемгә җиткерүче Төмән дәүләт университетының тюркология үзәге директоры, галимәбез Хәнисә Чәүдәт кызына, мәйданчыкка килүчеләргә уңай шартлар тудыруда катнашкан филология фәннәре кандидаты, журналистика кафедрасы укытучысы Елена Нәбиевага да җылы сүзләр әйтелде.

Татар сүзенә хөрмәтле якташларыбызны милләтләр эшләре буенча өлкә комитетының бүлек начальнигы Эльмира Алиева тәбрикләп, барлык халыклар да үз телләрен өйрәнергә хокуклы, диде.

Залда Төмән шәһәреннән генә түгел, төрле районнардан, хәтта, Ханты-Мансийск шәһәреннән килүче дә бар иде. Милли киемнәр дә күңелгә хуш килде, бәйрәм рухы өстәде.

17-41-26

Гөлнур ВӘЛЕЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума