Бу санда 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2026
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
30 31 1 2 3 4 5
6 7 8 9 10 11 12
13 14 15 16 17 18 19
20 21 22 23 24 25 26
27 28 29 30 1 2 3

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

Тюмень, ул. Шишкова, 6, 2 этаж, Тюменский издательский дом

Яндекс. Карта

Материалы

Якташларыбыз бүләкләнде

последние и лучшие новости искусства в мире

Төмән өлкәсе делегациясе Казан шәһәрендә узган дөньякүләм «Туган тел» җыенында катнашты.

Чара кысаларында туган татар телен һәм әдәбиятын укыту, милли сәясәт, төбәкара хезмәттәшлекне ныгыту мәсьәләләре каралды.

Регистрация үтүгә кунаклар Габдулла Тукай һәм Муса Җәлил һәйкәлләренә чәчәкләр салдылар. Танылган шәхесләребез һәм «Белем» музейларына экскурсия үткәрелде.

Татарстан Республикасы фәннәр академиясендә форумны ачу тантанасы булды, биредә үк Г.Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган фәнни-методик семинар үткәрелде. Шул ук көнне илебезнең 28 төбәгеннән һәм 5 чит илдән җыелган татар теле укытучылары, мәктәп директорлары, татар теле курслары оештыручылар «Татарча диктант» акциясендә катнаштылар.

Мәдәни мираска багышланган көнне туган тел белән бәйле чараларга бай һәм нәтиҗәле программа алыштырды. Укытучылар татар теленнән XIII халыкара олимпиаданың ябылу тантанасында укучыларының шатлыкларын күрү бәхетенә ия булдылар, дискуссион-методик мәйданчыкларда телнең киләчәге турында фикер алыштылар, укыту татар телендә алып барыла торган мәгариф учреждениеләрендә уку процессын оештыруның иң яхшы тәҗрибәләре һәм үзенчәлекләре белән таныштылар. Әлбәттә, кичерешләргә бай көн спектакль карау белән тәмамланды.

17-1-26

Пленар утырыш өлкәбез мөгаллимәләре өчен аеруча истәлекле һәм тантаналы булды. Танылган татар теле һәм әдәбияты укытучылары: Рузилә Исмәгыйлева (Төмән округы, Индрәй урта мәктәбе) һәм Бәнисә Ниязовага (Тубыл шәһәренең 15 нче урта мәктәбе) «Татарстан Республикасының атказанган укытучысы» мактаулы исемен, Роза Ишкуловага (Тубыл округы, Лаемтамак урта мәктәбе) Бөтендөнья татар конгрессының Рәхмәт хаты, Тубыл шәһәре себер татар милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе, тарих фәннәре кандидаты Зәйтүнә Тычинскихка Татарстан Республикасы Рәисенең Рәхмәте тапшырылды. Барысын да чын күңелдән тәбриклибез.

17-11-26

Роза Әмир кызы пленар утырыш президиумына да сайланды.

Педагоглар алга таба эшләү өчен яңа идеяләр, методикалар һәм илһам алып кайттылар.

17-12-26

Төмән татар мәдәният үзәгендә «Туган тел» түгәрәген уңышлы алып баручы педагогик фәннәр кандидаты Рафаэль Гадиев телебезне үстерү юнәлешендә эшләргә күп тәҗрибәләрне өйрәнгән. «Бу мәртәбәле форумда катнашу безнең өчен зур бәхет, Милләтебезне саклап калу, аны үстерү, киләчәк буынга тапшыру - бик актуаль проблема. Алга таба эшләү юллары каралды, алдынгы тәҗрибәләр күрсәтелде. Самарада «Яктылык» мәктәбе, Саратовта татар гимназиясе, Пенза өлкәсе тәҗрибәсе сокланырлык. Мин дә дәреслекләр турында сөйләштем, әти-әниләр белән эшләүдә кызыклы ысулларны күңелгә сеңдердем. Сәхнәдәге «Һәр татар мәктәбе – ул милләтебезнең йөрәк тибеше», танылган галим Әбрар Кәримуллинның: «Милли тел язмышы ул – милләт язмышы, аның яшәеш, үсеш формасы, милләтнең сакчысы да, аның киләчәгенең гарантиясе дә. Кешелек әле милләтнең төп таянычы булган, йөрәк парәседәй нечкә, кадерле башка төр могҗизаны уйлап тапмаган, таба да алмас, бу бөек көчне бернәрсә дә алыштыра алмый», дигән юллары күңелемнән чыкмый», - дип фикерләрен язып җибәрде ул.

Гөлнур ВӘЛИЕВА.

Рәсемнәрдә: ТР Дәүләт Советының Мактаулы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин якташларыбыз Рузилә Исмәгыйлева, Бәнисә Ниязова, Зәйтүнә Тычинскихны тәбрикли.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума

Служба по контракту 

5-30-26

#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836