Материалы

“Хәмит ярми – галим һәм шәхес”

последние и лучшие новости искусства в мире

18-7Бу көннәрдә Төмәннең Кырынкүл мәктәбендә фольклорчы - галим Хәмит Ярминең 110 еллык юбилеена багышланган “Хәмит Ярми – галим һәм шәхес” исемле түгәрәк өстәл үткәрелде.

Чараны мәктәп коллективы оештырды. Белем йорты директоры Алевтина Манкаева һәм укытучылар кунакларны ачык йөз белән каршы алдылар.

Чара татар теле һәм әдәбияты укытучысы Халидә Кирамованың 5 нче сыйныфта “Әкиятләр дөньясында” класстан тыш уку дәресе уздыруы белән башланды. Дәрестә Хәмит Ярми халыктан җыеп туплаган “Курбала”, “Өч сорау”, “Аю, бүре, төлке” әкиятләре тикшерелде. Аларның икесе Люция Хәбибуллинаның “Туган як әдәбияты” китабында бастырылган. “Курбала” балалар тарафыннан сәхнәләштерелде, “Аю, бүре, төлке” әкиятенә анализ ясалды, укучылар “Өч сорау” әкиятен сөйләделәр. Илдар Мавлюшев себер татар телендә чыгыш ясады. Дәрестә Хәмит Ярми тормышы – иҗатына багышланган презентация күрсәтелде. Укучылар мультфильмнан өзек карадылар. Аның кайсы әкияттән алынганын балалар белергә тиешләр иде.

Дәрескә килгән волонтерлар – 6 сыйныф укучылары Марат Гареев, Диана Бабшанова уртага чыгып, Хәмит Ярминең тормыш юлын сөйләделәр. Дәрескә “Шүрәле” килгән иде (кыргыз малае Ысак улы Нурбек); Алеся Тузмөхәммәтова җырлады, “Шүрәле” балаларга күнегүләр ясатты.

Укытучы:

- Балалар, Хәмит Ярми гомерен нәрсәгә багышлаган?

- Әкиятләр туплауга.

- Безгә әкиятләр ни өчен кирәк?

- Алар акылга өйрәтә. Бабайлардан ишеткәнебезне оныкларга сөйләп, саклап калу өчен.

Дәрес эчтәлекле, кызыклы үтте. Шәһәр балаларының саф татар телендә сөйләшә, укытучыны игътибар белән тыңлый белүләре укытучының һәм ата-аналарның казанышы.

Мәктәпнең спорт залында педагог-оештыручы Гөлниса Хөсәенова җитәкчелегендә “Үлемне җиңүче халык” әдәби-музыкаль композициясе үткәрелде. Бөек Ватан сугышына Кырынкүлдән 65 кеше киткән, шуларның 34е генә кайткан.

Хәрби форма кигән укучылар “Кызыл Йолдыз ордены” белән бүләкләнгән якташлары Яхиятдин Тачетдиновның батырлыгы турында сөйләделәр. Гитарачы кызлар төркеме гитарада уйнап, рус һәм татар телләрендә патриотик җырлар башкардылар.

Балалар Советлар Союзы Герое, каһарман шагыйрь Муса Җәлилнең яралануы, чолганышка эләгүе, ничек кулга алынуы, бер айдан соң гына аңына килүе, лагерьлар, төрмәләр, шагыйрьнең тоткындагы эше, “Моабит дәфтәрләре” турында сөйләделәр. Татар һәм рус телендә сәнгатьле итеп Муса Җәлилнең шигырьләре яңгырады. Халидә Хәлидулла кызы йөрәкләргә үтеп керерлек итеп шагыйрьнең “Вәхшәт” шигырен сөйләде. “Кызыл ромашка” шигырен укучылар сәхнәләштерделәр.

Укучылар кунакларга “Хәмит Ярми – якташыбыз” дигән экскурсия ясадылар. Стеналарга фольклорчы-галимгә багышланган стендлар эленгән, коридорда китаплар, кабинетларда балаларның декоратив кулланма-сәнгать эшләре күргәзмәләре оештырылган.

“Хәмит Ярминең хезмәте һәм тормышы” түгәрәк өстәлен Алевтина Зиннәтулла кызы ачты. Ул якташларыбызны мәктәп тормышы белән таныштырды.

- 1992 елгача мәктәп башлангыч иде, 1994 елны тугызынчы сыйныфны тәмамлаучыларның беренче чыгарылышы булды. 1992 елны мәктәптә 99 бала укыды, бүгенге көндә 251 балага 15 укытучы белем бирә. Этномәдәни компонентлы мәктәптә 2009 елдан икенче буындагы стандарт буенча укытыла, - дип сөйләде мәктәп директоры.

- Хәмит абыйның тормыш иптәше Халидә апа Гатина аның стенографисты булган. “Хәмит Ярми үзе дә гарәп графикасында бормалы язу белән яза иде. Аларны эшкәртә идек”, - дип сөйләде ул. Халидә апа 12 томлык “Татар халык иҗаты” дигән китапларның нөсхәләреннән (оригинал) күчермәләрен ясаттырып бирде миңа. Мин аларны Казаннан Себергә алып кайттым, - дип ветеран укытучы Фәридә Ермышева кызыклы чыгыш ясады. Ул ачынып-көенеп Хәмит Ярми музее экспонатлары язмышы турында, аларны җыю тарихын да сөйләде.

Төмән дәүләт университеты филология фәннәре докторы, профессор Хәнисә Алишина Хәмит Ярмине хөрмәт итү йөзеннән якты истәлегенә багышлап ел саен чара уздырулары өчен мәктәп коллективына, Хәмит Ярминең туган җирендә музеен булдыру өчен җан атучы Фәридә Нариман кызына рәхмәтен белдерде.

18-11- Хәмит Ярми гарәп графикасын да, латин алфавитын да, кириллицаны да яхшы белә; Владимир Ленин, Карл Маркс хезмәтләрен беренче булып русчадан татарчага тәрҗемә итә. Сугыш елларында Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең тел, әдәбият һәм тарих институтында эшләгәнендә фронтовиклар белән хатлар алыша, - дип Хәнисә Чәүдәт кызы бай эчтәлекле доклад ясады. Ул Төмән өлкәсе хөкүмәтенең милләтләр эшләре комитеты финанс ярдәме белән яңа бастырылган “Күренекле шәхесләр” сериясеннән “Хәмит Ярми” китабын тәкъдим итте. Китапларны мәктәп директоры А.Манкаевага тапшырды, Алевтина Зиннәтулла кызы аларны түгәрәк өстәлдә катнашкан милләттәшләребезгә бүләк итте.

“Хикмәт” газетасы баш мөхәррире Бибинур Сабирова Хәмит Ярминең музей экспонатлары турында борчылып доклад ясады.

Р.S. Хәмит Ярмөхәммәтов 1904 елда Төмән районы, Кырынкүл авылында Хөснетдин мулла гаиләсендә туган. Ул башлангыч белемне әтисенең мәдрәсәсендә алганнан соң, Нигъмәтулла хаҗи Кармышак улы Сәйдүков исемендәге Ямбайдагы мәдрәсәне, аннан Төмән педагогия техникумын тәмамлый. 1923-1930 елларда Төмәндә чыга торган “Юксыллар чаткысы” (“Искры пролетариата”) газетасында, Яркәү районы, Бурбар авылында клуб, китапханә мөдире, Төмәннең 7 нче татар мәктәбендә, медтехникумда укытучы, окронода инструктор булып эшли. 1930 елда Казан педагогия институтын уңышлы тәмамлап, аспирантурада укый. 1939 елда Татарстан Республикасы фәннәр академиясенең тел, әдәбият һәм тарих институтында директор, гыйльми хезмәткәр булып гомеренең соңгы көненә кадәр хезмәт итә. Ул халык авыз иҗатын җыю өчен 30 дан артык экспедиция оештыра. Илебезнең төрле төбәкләренең 300дән артык авылында була. Кырыктан артык халык иҗатын җыеп төзегән җыентыклары бар. 1967 елда “Татар халкының поэтик иҗаты” исемле китабы басылды. Җыеп туплаган 12 томлык “Татар халык иҗаты” китаплары өчен Хәмит Ярмигә Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты исеме бирелә. Искиткеч тыйнак, йомшак табигатле Татарстанның атказанган фән эшлеклесе, филология фәннәре докторы, фольклорчы-галим, Россия язучылар әгъзасы якташыбыз Хәмит Ярми - горурлыгыбыз.

Диләфрүз ФӘХРЕТДИНОВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума