Материалы

9 май - Бөек Җиңү бәйрәме белән!

последние и лучшие новости искусства в мире

18-1Безнең Гыйлаҗ абыебыз

Гыйлаҗ Минһаҗ улы Хәйруллин 1926 елда Түбән Тәүде районының Урманбаш авылында Минһаҗ Хәйрулла улы һәм Кәшифә Зиннәтулла кызының 5 баласы арасында икенчесе булып дөньяга килә. Сугыш башланганда аңа бары 15 яшь була. Ул башта күпмедер вакыт хат ташучы булып эшли. Аннары Велижан район үзәгендә 2 айлык тракторчылар курсын тәмамлап, ХТЗ тракторына утыра һәм 17 яше тулганчы җир сукалый. Авылда ирләр җитешмәгәнлектән, аңа иртә таңнан төнгәчә эшләргә туры килә.

Ул бер кызыклы хәл сөйләп көлдереп тә алды: “Марай кырында “зябь” сукалыйм. Бик каты яңгыр ява башлады, юешләнеп беттем. Тракторның кабинасы юк. Суканы әйләндерәм дигәндә, егылдым. Киемнәремне җыелган суда юып кибәргә элдем. Үземнең ашыйсым килә. Урман буйлап йөргәндә карлыган куаклары очрады. Җиләкләрен өзеп ашыйм. Шул вакыт чиләк тотып бер әби килә бит. Мин аны күргәч, читкә тайпылдым. Әби кычкырып йөгерә башлады. Ярым ялангач кеше күргәч курыккандыр билгеле. Авылга кайтып, хәлсезләнеп егылган. Кешеләргә җен күрдем, - дип сөйләгән. Аның зираты да шул тирәдәрәк иде».

1943 елда аны, 17 яшьлек малайны, сугышка алалар. Ул 264нче укчы миномет полкына эләгә һәм хәрби хезмәтен 1нче Белоруссия фронтында башлап, Гомель, Желобин, Мозер, Пинск шәһәрләрен азат итүдә катнаша. Сугыш туктагач та, ул Белоруссия һәм Литвада бандеровчылар белән көрәшен дәвам итеп, аның хезмәте 1950 елда Каунас шәһәрендә тәмамлана.

Ул “Кызыл йолдыз” орденына, “Германияне җиңгән өчен”, “Жуков” исемендәге, “Белоруссия бандеровчыларын җиңгән өчен” һәм башка күп сандагы медальләргә лаек була.

Сугыштан соңгы тыныч хезмәттә дә ул күп бүләкләр алуга ирешә.

Алар тормыш иптәше Сәгъдәнә белән бик акыллы ике кыз белән бер ул үстерәләр.

Гыйлаҗ абыйга хәзер 92 яшь, аңы ачык, хәтере яхшы. Аның белән әңгәмә корып, сөйләшеп утырасы бик күңелле. Ул башыннан үткәннәрне матур итеп сөйли, мәзәкләп тә ала, шигырьләр укырга ярата, үзенең дә язган шигырьләре бар.

Шушы арада ул сөекле хатынын - 3 баласының әнисен, күп сандагы оныкларның әбисен мәңгелек юлына озатты. Калган гомерендә кайгы-хәсрәтләргә бирешмичә, бала-оныкларының кадерен күреп, әле тагын исән-сау яшәргә язсын.

Гөлнур ХӘЙРУЛЛИНА, Түбән Тәүде районы, Урманбаш авылы.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума