#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Җиңү яулаган ветераннар

последние и лучшие новости искусства в мире

18-3Тубыл шәһәрендә Бөек Ватан сугышы ветераны Аптрәхим Басыйр улы һәм аның тормыш иптәше, тыл ветераны Мөхибҗамал Сәгадәтдин кызы Тләүбаковлар 2013нче елдан кызлары Сания тәрбиясендә яшиләр. Сугыш елларында ачлыгын да, авыр хезмәтне дә күргән якташларыбызның гомер юлы сокланып, горурланып сөйләрлек. 1943нче елның август аенда 17 яшен тутырган Аптрәхим Тләүбаков фронтка китә. Икенче Белоруссия фронтында барган сугышларда катнашкан яшь сугышчы төрле сынаулар үтә. Пулеметчы егет катнашкан батальон бүлекчәсе 1944нче елны Белоруссияне азат итүдә күп югалтулар кичерә.

Яу кырларында фашистлар белән барган бәрелешләрдә Аптрәхим Тләүбаков авыр яраланып, госпитальдә исенә килә. ”Германияне җиңгән өчен” медале белән бүләкләнгән сугыш ветеранына быел 93 яшь тула. Сугыш еллары турында хатирәләр яңарту Аптрәхим бабайга җиңел түгел. Бөек Ватан сугышында катнашып, илгә Җиңү алып кайткан якташыбызның тормыш иптәше Мөхибҗамал әби дә 93 яшен тутырган тыл ветераны. Ул үткәннәрне барлап, онытылмаслык яшьлек еллары турында: ”Без кабатланмас, онытылмас кадерле Урман авылында туып-үстек. Шаулап торган урманнары, саз чияләре, Себер табигате күңелләребезгә рәхәтлек бирде, туган төбәгебезгә, илебезгә мәхәббәт тәрбияләде. Урман авылы халкы саз чиясе күп булган “Мәскәү сазы”н (җәяүләп барулар кыен, ерак булгангадыр бу сазлыкны шулай атаганнар), “Алтын кыр”ыбызны әле хәтерлидер. Монда Күчем хан алтынын яшергән дип сөйлиләр. Сугыш елларында авыл халкы авыр яшәде. ”Октябрьнең 17 еллыгы” исемле колхозда эшләдек. Яшүсмерләр печән чаптык, утын әзерләдек. Агач кисеп, елгага ташыйбыз. Сал белән агачны шәһәргә җибәрәләр иде. Үлән, кычытканнан аш пешерәбез, елгага төшеп балык тотабыз. Өскә киер кием юк, яшьлек елларыбыз ачлык, җитешсезлектә узды”, - дип сөйләде. 1948нче елны Бөек Ватан сугышыннан кайткан Аптрәхим абыйга тормышка чыгып 70 ел бергә тату гомер юлын узалар. Җиде бала тәрбияләп үстерәләр. ”1958нче елны хәләл көчебез белән зур йорт төзедек. Мин үзем дә, иптәшем дә күп балалы гаиләдә үстек. Аптрәхим балаларга үрнәк булды, эчмәде, тартмады. Балаларына тавыш күтәргәне дә булмады. Аның бер карашы да җитә иде. Авылыбыз зур булмаса да, монда күп балалы гаиләләр гөрләп яшәде. Безнең балалар да кошлар сыман туган нигезләреннән очып чыктылар. Укыдылар, гаилә кордылар. Хәзер 16 оныгыбыз, 18 оныкчыгыбыз бар. Балаларыбызның гаиләләренә дә керешеп утырмадык. Үзегез сайлап тормыш корган икәнсез - яшәгез. Бездән шул теләк булсын дидек”, - дип сүзен дәвам итте Мөхипҗамал әби. Ветераннар гаиләсе белән таныштырган, үзләре дә лаеклы ялда булган киленнәре Сәлимә белән Сафура апалар: «Ачык йөзле, кунакчыл, уңган, сабыр холыклы кешеләр. Авылга килгән саен бәлешләр пешереп каршы алалар, күчтәнәчләр биреп озатып калалар иде. Аларга йөз яшьләренә чыгуларын телибез», - дип теләкләр теләделәр.

Тләүбаковлар урман хуҗалыгында эшләп лаеклы ялга чыгалар. Хәзер Урман авылында яшәүчеләр калмаган. Ветераннар туган авылларына сагынсалар да, тормыш белән канәгать булып, онык-нәбәрәләренә сөенеп шәһәрдә яшиләр.

Римма УМИТБАЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836