Материалы

Мөселман хатын-кызлары өчен семинар оештырылды

последние и лучшие новости искусства в мире

18-1329 апрель көнне Төмән шәһәренең “Столыпин” бизнес үзәгенең конференцияләр залында өлкә мөселман хатын-кызлары өчен семинар үткәрелде. Чара милләтләр эшләре буенча өлкә комитеты җитәкчелегендә, Россиянең Үзәк мөселман диния идарәсенең Төмән өлкәсе имам-мөхтәсибе Илдар хәзрәт Зиһаншин, хатыны Әлфия Зиһаншинаның тырышлыгы белән оештырылды. “Женщина в ансамбле жизненных ролей” темасына багышланган семинарны ерак Кырымнан килгән хөрмәтле кунаклар Зейнеб Баирова, Айша Дуран һәм Гөлнара Солтанова алып бардылар.

Әлеге чарада 200гә якын мөселман хатын-кыз катнашты. Алар мөселман хатын-кызның тормыштагы урыны, психологиясе, тормыш иптәшенә мөнәсәбәте, балага дөрес тәрбия бирү турында сөйләп, мастер-класс үткәрделәр. 18-12Зейнеб Баирова оештыручыларга олы рәхмәтен белдереп, кабат очрашырга язсын дигән теләген әйтте. Семинарда катнашучы хатын-кызлар да бертавыштан: “Чара һәр яктан уйланып, югары дәрәҗәдә оештырылган. Эшләр өчен бик уңайлы зал бирелгән, мөселман хатын-кызлары өчен мөһим тема каралды, үзара аралашып, төрле проблемалар турында сөйләшергә дә вакыт табылды. Шунысы да кәефне күтәрде - чарада катнашучылар төшке ашны “Максимилиан” ресторанында ашадылар. Кырым кунакларын үзебездә тагын көтеп калабыз”, - диделәр.

(Тулырак мәгълүматны “Яңарыш” битләрендә укырсыз).

Рәүфә КАНГАЗИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума