Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
ул. Шишкова, 6, 2 этаж
“Этнос” балалар үзәгендә Бөек Җиңүнең 73 еллыгына багышланган очрашу кичәсе булды.
Хөрмәтле куналарны үзәк директоры Гөлнара Сагитова, шәһәр Думасы депутаты Динар Абукин, җәмәгать эшлеклесе Хәмзә Биктимиров, үзәкнең элекке директоры Венера Хәйруллина тәбрикләп киттеләр. Үзәктә төрле студияләрдә шөгыльләнүче балалар шигырьләр, җырлар башкардылар.
Ә ветераннар өстәлләр артында кайнар чәйләр эчеп, оештыручыларга рәхмәтләен белдереп, чын күңелдән ял иттеләр.
(Тулырак мәгълүматны “Яңарыш”ның киләсе саннарында укый аласыз).
Нәсимә ТАШБУЛАТОВА.