Бу санда 

#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Яңалык

последние и лучшие новости искусства в мире

Дороги Тюменской области признаны одними из самых безопасных в стране. “Россия юллары куркынычсызлыгы өчен” регионара иҗтимагый үзәк юллар рейтингын төзеде. Төмән өлкәсе юл хәрәкәте куркынычсызлыгын канәгатьләндерерлек регионнар кергән “яшел зона”га эләкте. 2017 елда юл-транспорт һәлакәте (сыйфатсыз юл катламы аркасында булган) 2016 ел белән чагыштырганда ике тапкырга азайган.

* * *

В Тюменской области начались предпосевные работы. Омутинка, Исәт, Төмән районнары, Заводоуковск шәһәре авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүчеләре бөртекле культуралар орлыкларын йогышсызландыру буенча процедурага керештеләр. Орлыкларны шулай әзерләү - аларның чәчү сыйфатын яхшырту. Кондицияле орлыкны агулау - бактериаль һәм гөмбә авыруларын китереп чыгаручылар белән көрәшү буенча эффектлы ысул. Регионда уртача 230 агуландыру машинасы эшкә кереште.

* * *

Клещи в Тюменской области успели покусать уже 55 человек. Аларның 13е балигъ булмаганнар. 2018 елның 26 мартыннан эпидсезон башыннан 10 административ территориядә талпан тешләү очрагы хисапка алынды. Бөҗәккә каршы иммуноглобулин салынды. Экстрен мөрәҗәгать итүчеләргә 98% ярдәм күрсәтелде. Бәхеткә, талпан энцефалитеты, боррелиоз регистрацияләнмәгән. Төмән өлкәсендә яшәүче 36 390 кешегә вакцина ясалды.

* * *

Губернатор: новый музей привлечет туристов в Тюменскую область. Тубылда император Николай II гаиләсе музее ачылды. Ул регионга күп туристларны җәлеп итәчәк, диде губернатор В.Якушев. Яңа музей генерал-губернатор йортында урнашкан. 1917-1918 елларда монда император Николай II гаиләсе белән яшәгән. Белгечләр бинаны реставрацияләү һәм территориясен төзекләндерү буенча зур эш башкардылар. Җиһазлар иске фоторәсемнәр буенча куелды. Монда патша гаиләсе темасы гына яктыртылмаган, мәсәлән, беренче катта халыкны революция вакыйгалары белән таныштырачаклар.

* * *

Юные тюменцы смогут отдохнуть в Крыму. Кырым Республикасының Черноморск районы вәкилләре “Төмән векторы: балаларны сәламәтләндерү һәм ял системасын үстерү модельләренең эффектлылыгы” исемле Төмән өлкәсе балалар ялын оештыручылар, шулай ук “Ребячья республика” сәламәтләндерү-мәгариф үзәгендә узган “Бәхетле балачак философиясе” дигән семинарларда катнаштылар. Менә ничә ел инде балаларыбыз җәен Кара диңгез буенда ял итәләр, быел да мондый мөмкинлек туды. 2018 елда Төмән өлкәсендә 651 сәламәтләндерү учреждениеләрендә барлыгы 150 мең бала ял итәчәк.

* * *

Рыбоводные предприятия Тюменской области наращивают темпы. 2018 елның беренче кварталында регионның балык үрчетү хуҗалыклары тарафыннан 980 тонна тауар балыгы үрчетелде. 2017 елның шушы чоры белән чагыштырганда ике тапкырга арткан. Былтыр бу вакытта 510 тонна гына үрчетелгән. Мәсәлән, 2018 елның беренче кварталында үстергән осетрның һәм бестерның күләме 11 һәм 5 тонна булды.

Өлкә газеталарыннан хәбәрләрне Диләфрүз ФӘХРЕТДИНОВА туплады.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836