tyumen

CIT2

Бу санда 

Подписка на газету 

Baner 230x300 1

Календарь 

Май 2019
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
29 30 1 2 3 4 5
6 7 8 9 10 11 12
13 14 15 16 17 18 19
20 21 22 23 24 25 26
27 28 29 30 31 1 2

Электронная почта 

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Безнең беренче сайт 

Милләтебезгә хөрмәт уятучы

последние и лучшие новости искусства в мире

18-2Сүзебез Вагай районы, Тугыз авылында яшәүче Сөлхипчамал Сәгадәтдин кызы Кинчина турында. Күптән түгел ул Төмән шәһәрендә үткән 9 нчы “Түгәрәк уен” өлкә татар фольклоры фестивалендә “Кәшәмир чаршау” дигән бәетне җырлап 1 нче урынга лаек булды. Һәм 5 мең сумлык сертификат белән бүләкләнде. Бу зур җиңү белән без, авылдашлары, аны чын күңелдән котлыйбыз, аның белән горурланабыз! Апабызга саулык-сәламәтлек, озын гомер, күңел тынычлыгы, бәхетле картлык телибез. Бу җиңү соңгысы булмас әле, дип өметләнәбез.

Сөлхипчамал апа 1949 елның 10 октябрендә Айничамал белән Сәгадәтдин гаиләсендә беренче бала булып дөньяга килә. Аннан соң туган 7 баланың олы апасы булгач, аңа бик иртә олыгаерга һәм өй хезмәтенә яраклашырга туры килә. Кечкенә кызчык, әле бер җыр да белмичә, кече сеңелләрен, энеләрен үзеннән көйләр чыгарып йоклата. Аннан соң туган кече сеңлесе Әлминур да бик моңлы кыз булып үсә. Мәктәптә укыганда укытучы апалары талантлы кызчыкларны сәхнәгә чыгарып җырлата һәм биетәләр. Шундый сәләткә ия булгач, алар үзләре дә ялындырып тормыйлар. Кызлар шулай буш вакытларында җырлап-биеп буй җитәләр. Авылыбызда яшәүче картлар әйтүенчә, Сөлхипчамал апаның җырга-моңга һәвәс картәтисе Камалетдин бабай борынгы бәетләрне матур башкарган була. Аның улы Сәгадәтдин дә бик сәләтле булып туа. Үскәч, гармунда да сыздырып уйный, искитәрлек итеп җырлый да! Шулай итеп, җыр-моң буыннан-буынга күчеп килә. Әлминур Патршинаны Төмән өлкәсендә белмәгән кеше юктыр. Ул элекке бәетләр, мөнәҗәтләр, халыкның гасырлар дәвамында тупланып килгән мирасын җыючы һәм аларны оста итеп башкаручы да иде. 2007 нче елның февраль аенда Әлминур сеңлесен югалтуны Сөлхипчамал апа бик авыр кичерә. Аралары 2 генә яшь булгач, апалы-сеңелле алар бик тату, дус мөнәсәбәттә үсәләр, кайгы-шатлыкларын уртаклашып, эч серләрен бүлешәләр. Төмән шәһәреннән ул еш кына апасына кунакка килеп йөри. “Аның килүе үзе бер бәйрәм иде”, - дип күз яшьләре белән искә ала Сөлхипчамал апа. Апа үз гомерендә бик күп кайгы кичерә: әти- әнисен, сеңлесен, моннан 7 ел элек тормыш иптәшен, яңа гына 60 яшен тутырган энекәше Барины югалту йөрәгенә мәңгелек ут сала. Тормыш никадәр югалтулар алып килсә дә, апа сабыр, көләч, шат күңелле булып кала белде. Аның беркайчан да йөзен сытканын күрмәссең. Күңеле китек булса да, ул һәркем белән елмаеп исәнләшә, ягымлы сөйләшә. Күршеләре дә аны бик яраталар, ихтирам итәләр.

Җыр-моңнан башка аның тагын бер матур шөгыле турында әйтмичә булмый. Бакча тутырып берсеннән-берсе матур чәчәкләр үстерә ул. Алар белән сөйләшә, моң-зарын сөйли аларга. Аның бакча тирәсеннән үткәндә, берәү дә тукталмыйча узмый. Шундый матур чәчәкләргә сокланмыйча йөрәк ничек түзсен! Чәчәк яратучы кешеләр - нечкә күңелле, эчкерсез, хискә бирелүчән кешеләр дип уйлыйм. Сөлхипчамал апа - нәкъ шундыйларның берсе. Ул - Тугыз авылы сәхнәсенең олы бизәге. “Тугыз моңнары” ансамбле белән дә, ялгыз да чыгыш ясый ул. Кызы Зифанурның, Аусак авылында яшәүче сеңлесе Һәдиянең, Әлминур апаның улы Рәҗәпнең җырлаулары безнең күңелләргә бик якын. Авыл халкы аларны бик яратып тыңлый. Үзешчән җырчыларыбызга без бик тә рәхмәтле, бер бәйрәмне дә концертсыз калдырмый алар, моңлы җырлары белән безнең күңелләрне нечкәртәләр, онытылган хисләрне яңарталар, милләтебезгә, туган телебезгә хөрмәт, сөю хисе уяталар.

Вагай районы, Тугыз авылы халкы исеменнән
Нәфыйха МӨХӘММӘТУЛЛИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836