1 нче Май - Яз һәм хезмәт бәйрәме

последние и лучшие новости искусства в мире

Хөрмәтле милләттәшләр, кадерле дуслар!

Барыгызны да чын күңелдән 1 нче Май - Яз һәм хезмәт бәйрәме белән тәбрик итәм. Инде бер гасырдан артык 1 нче май датасы – бөтен дөньядагы төрле һөнәр ияләрен берләштереп торучы мөһим бәйрәмнәрнең берсе. Татар халкы: “Агачны яфрак, кешене хезмәт бизи”, - дип юкка гына әйтми. Без кайда гына яшәсәк тә, нинди урыннарда эшләсәк тә, һәрберебезгә хезмәтенә, тырышлыгына карап бәя бирәләр.

Барыбыз өчен дә май бәйрәмнәре яңарыш, яхшылыкка өмет һәм ышаныч булып торсын. Әлеге җылы яз көннәре дуслар һәм якыннар белән очрашу шатлыгы белән тулылансын, яңа яшәү көче бирсен. Барыгызга да саулык-сәламәтлек, имин көннәр һәм эшләрегездә уңышлар телим. Барыгызны да бәйрәм белән!

Ихтирам беләнТатарстан Республикасы премьер-министры урынбасары,
Бөтендөнья татар конгрессы Милли шура рәисе В.Г. Ш
ӘЙХРАЗИЕВ.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума