Ашыкмыйм китәргә бу җирдән

последние и лучшие новости искусства в мире

Соңга калып булса да, “Яңарыш” редакциясе хезмәткәрләренә һәм “Әдәби Төмән” түгәрәге әгъзаларына хатыны, уллары, кызы, оныклары, якын туганнары исеменнән олы кайгыбызны уртаклашканыгыз өчен зур рәхмәтебезне белдерәм.

Тормышны тирәнтен яратучы, соңгы минутларына кадәр яшәү өчен көрәшүче кадерле энем Закир Кузакбирдиев мәңгелеккә китеп барды шул.

Тормыш күптән инде аның өчен “көрәш кыры”на әйләнгән иде. Ләкин ул чын көрәшче булды, чигенә белмәде. Тормышның якасына ябышып яшәде. Соңгы көннәре якынлашкач та, хатынына: “Бануш, бер-беребезгә иптәш булып тагын ике ел яшәсәк икән”, – диде. “Әйдә, Аллаһы Тәгаләдән бер ел сорыйк, аннары тагын сорарбыз”, – дип җавап бирдем мин, ди хатыны.

Бу йортта бервакытта да үлем турында сүз булмады. “Мин үлгәч, алай итәрсез, болай эшләрсез”, – дигән сүзләр әйтелмәде. Кышның озакка сузылган каты салкыннары гына эчен пошырды. “Бу салкыннар тизрәк үтеп китсә, мин дә коляскама утырып җибәрер идем”, – дип тә әйтеп куйгалады. Сургут шәһәреннән килгән кызы Регинага: “Менә мин коляскага утырганның икенче көнендә эшеңә китәрсең”, – диде. Бу сүзләрдә чынбарлык ярылып ята иде. Ул аларны туры гына әйтә алмады. Соңгы килүендә сеңлесе Мәүлихага: “Бирешмим әле мин, Мәвеш”, – диде. Шул хәлдә дә якыннарын тынычландырырга тырышты. Яшәргә теләге шундый көчле булды. Ашыкмады китәргә бу җирдән. Ләкин язмыштан узмыш бармыни?!

Соңгы юлга озатканда, хәтем ашларын үткәргәндә ярдәм иткән туганнарга, авыл халкына, башка авыл-шәһәрләрдән килгән туганнарга, дусларга, авыр кайгыларыбызны уртаклашканнары өчен зур рәхмәтебезне белдерәбез. Закир Салих улын зурлап, җылы сүзләр белән искә алып язганыгыз өчен рәхмәт сезгә, “Яңарыш”лылар.

Нинди генә көчле рухлы кеше булса да, җылы сүзләргә мохтаҗ була бит. Бигрәкләр дә авыр кичердем Закирымның кайгыларын. Авыр туфраклары җиңел, караңгы кабере якты, урыны оҗмахта булсын.

Галия АБНАЗЫЙРОВА, Вагай районы, Аусак авылы.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума