#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Индрәйдә авыл көне

последние и лучшие новости искусства в мире

18-16Төмән районының Индрәй авылында 4 май көнне бик матур бәйрәм үтте. Ел саен индрәйлеләр май башында авыл көнен Сабантуй итеп оештыралар. Аның төгәл көне һава торышына бәйле. Быел яз куандыра.

Мәктәп янындагы мәйданда сәхнә ясала, өлкәннәр өчен урындыклар тезелә. Авыл эшмәкәрләре төрле тауарлар белән сату итәләр. Балалар өчен уеннар уздырыла. Шунда ук спонсорлар бүләк иткән балалар мәйданчыгы булу – быел алар өчен чиксез шатлык булды. Батут та килеп утырган. Ә инде төп игътибарны милли көрәш белән сәхнә җәлеп итә.

Быел, елдагыча, Сабантуй дин әһеле хәер-фатихасы белән ачылды. Аннары тәбрикләү өчен сүз авыл хакимияте башлыгы Раил Хөснуллинга, дума рәисе Рөстәм Ариповка бирелде. Көрәш түгәрәгенә авылның батырлары җыелды, канат тартыштылар, чүлмәк ваттылар, капчык киеп, кашыкка йомырка салып, сулы чиләкләр эленгән көянтәне күтәреп йөгерделәр, кайчы белән бүләкләр кистеләр. Сәхнәдә берсеннән-берсе оста, сәләтле авылдашларның җыр-моңнары агылды, биюләрен карадык. Театр елы булгачмы, төрле күренешләр дә сәхнәләштергәннәр. Халык рәхәтләнеп ял итте, күңел ачты, аралашты. Баш батыр исемен быел да Айрат Арипов алды.

Гөлнур ВӘЛИЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836