#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Яңалык

последние и лучшие новости искусства в мире

В детских садах ждут пополнения. Капиталь ремонттан соң Төмәннең балалар бакчалары 1835 мәктәпкәчә сабыйны кабул итәчәкләр. Бу исемлектә 58 нче балалар бакчасының бер корпусы да бар. Аны Пржевальский урамында 60 ел элек төзегәннәр. Декабрьдә шушы корпус капиталь ремонттан соң ачылачак. Ул тулы көнозынлы 3 өстәмә төркемне, шул исәптән яслене кабул итәчәк. Мурманская урамында урнашкан 183 нче балалар бакчасында да ремонт тәмамлана. 89 нчы, 63 нче мәктәпләрнең элекке корпусларында да мәктәпкәчә төркемнәр ачылачак.

* * *

Чемпионат мира по скалолазанию возможен и в Тюмени. Җиңел атлетика манежы скалодромында кыя тауга менү буенча дөнья Кубогын һәм дөнья чемпионатын уздырып булачак. Тизлек дисциплинасында ярышу өчен трасса яхшы хәлдә, аны камилләштерергә генә кирәк. Әмма боулдеринг буенча көч сынашырга урын юк. Хәзер скалодромны җиһазлауга тендер откан Мәскәүнең бер фирмасы проект эшен башкара.

* * *

Новая молочно-товарная ферма открыта в Ялуторовском районе. “Петелино” оешмасында 1240 баш сыер фермасы эксплуатациягә тапшырылды. Ачылу тантанасында өлкә губернаторы Александр Моор катнашты. “Регион хөкүмәте продукцияне җитештерү этабыннан алып тирән эшкәртү чорынача авыл хуҗалыгында барлык инвестпроектларга ярдәм күрсәтә. Мондый вакыйга муниципаль район, конкрет авылның, шулай ук тулаем Төмән өлкәсенең социаль-икътисады үсүе өчен мөһим булып тора”, - дип сөйләде губернатор. 2021 елда “Петелино” фермасында сөт җитештерү елына 10 миллион тоннагача җитәчәк, гомуми мөгезле эре терлек башы 3 мең булачак. 7 мең гектар җир эшкәртү планлаштырылган. 2021 елда 188 югары квалификацияле хезмәтчәнгә эш урыны әзерләнәчәк.

* * *

Ежегодный областной слет школьников “Юный фермер”. Төмәндә 3 көн буена узган чарага Голышманово, Яркәү, Ялутор, Түбән Тәүде һәм башка муниципалитетларның гомуми белем бирү оешмаларыннан 80 укучы җыелды. Аны Төмән өлкәсе өзлексез аграр белем үзәге оештырды. Катнашучыларга кызыклы программа: агроквест, “Логика кая?” исемле интеллектуаль уен, мастер-класслар, тренинглар үткәрелде.

* * *

100 миллион мальков пеляди планируют запустить в Иртыш. Балык запасын җитештерү белән “Аквакультураның Уват үзәге” шөгыльләнә. Уылдык маймычларга әверелгәннән соң, махсус куркынычсыз сулыкларга озатылачак. Алар анда масса җыячаклар. Ерткычлар андый сулыкларга эләкмәячәкләр. Майда бушатылган пелядь маймычлары көзгә кирәкле зурлыккача үсеп җитәчәкләр. Моннан соң белгечләр сулыкларны ачып “молодняк”ларны Иртешкә бушатачаклар.

Өлкә газеталарыннан хәбәрләрне Диләфрүз ФӘХРЕТДИНОВА туплады.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836