#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Май 2020
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
27 28 29 30 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Аслана авылында гуманитар акция

последние и лучшие новости искусства в мире

18-1Аслана авылында туып-үскән Рузилә Илгиз кызы Яхина җитәкчелегендәге «Стройдар» компаниясенең төп эшчәнлеге - агач һәм төзелеш материаллары, санитар-техник җайланмаларны күпләп сату. Ләкин илебездә барган карантин сәбәпле, биредә дә эш тукталды. Әмма тынгысыз җан Рузилә Илгиз кызы борчылып, төшенкелеккә бирелеп бер файдасыз утырырга теләмичә, волонтерлар һәм картлар, мохтаҗларга ярдәм күрсәтүчеләр хәрәкәтенә кушылып, үзенең туган авылында гуманитар акция оештырды. Билгеле, бу көннәрдә авыр тормыш хәлендә булган өлкән яшьтәге пенсионерлар өчен теләсә нинди ярдәм дә аеруча кадерле.

Равилә Йолдыз кызы Сирачева кызының игелекле эшен бик теләп хуплады һәм коронавирус йоктыру куркынычы янау сәбәпле үзбикләнү режимында утырырга мәҗбүр булган өлкән яшьтәге авылдашларына «ярдәм пакетлар»ын өйләренә алып барырга булышты. Акцияне оештыручылар әби-бабайларга һәм авыр хәлдә калган 26 гаиләгә азык-төлек җыелмасы тапшырдылар. Аслана авылында яшәүче Фәүзия һәм Фәйзрахман Бакиевлар да С.Киров исемендәге колхозның данлыклы шоферы Йолдыз Мөхәммәдиевның оныгыннан шундый кайгыртучан бүләк алгач, бик тә сөенеп, чиксез рәхмәтләрен белдерделәр. “Рузилә Илгиз кызы - авылыбызның горурлыгы. Ул Аслана урта мәктәбен алтын медаль, аннары Төмән нефть һәм газ университетын Кызыл диплом белән тәмамлады. Тормыш иптәше Дамир Яхин белән тату гомер итеп, ике кыз тәрбияләп үстерәләр. Әлеге хәйрия акциясен оештыручыларга ныклы сәламәтлек, озын гомер, аларның гаиләләренә иминлек телибез”, - диделәр.

Чынлап та, Җир шарын урап алган әлеге яман чир кешелек дөньясын уйланырга мәҗбүр итеп, батыр адым, игелекле эшләр башкарырга чакыра. Бүгенге көндә өлкән буын кешеләренә күрсәтелгән сакчыл караш бер көнлек эш түгел, ә һәрберебезнең көндәлек бурычына әйләнсен иде.

Рәүфә КАНГАЗИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836