#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Үрнәк булуына рәхмәт

последние и лучшие новости искусства в мире

Әле генә мәктәп баласы булып, еш кына өебезгә кунакка килгән коллега-укытучыларымны алдына алъяпкыч тагып чәйгә чакырып йөргән улыбыз - Эдуард Мөхәммәтгали улы Алтынгузин да 50 яшькә килеп җиткән.

Без сөйләшеп, яңалыклар белән бүлешкән арада, ул аш пешереп, табын әзерләп өлгертә иде.

Кунакларым “завидный жених” дип, мактый-мактый көлешәбез, сыйланабыз...

1990 нчы еллардагы авырлыклар безнең гаиләгә дә кагылды. Армия сафларыннан кайтуга, мине, әнисен, язмыш озакка гына түшәктә калдырды. Ярты ел Эдик янымда булып, операциядән соң озак төзәлмәгән ярамны карады, башка катлаулы мәшәкатьләр дә балам җилкәсендә иде. Энекәшләре әле кечкенә булгач, барлык авырлыкларны үз өстенә йөкләп, Эдик архитектура академиясендә укуын ташларга мәҗбүр булды. Әтиләре эшләде, тик ул чакта хезмәт хакын түләмичә интектерделәр. Шул сәбәпле, Эдуард алып-сату эшен башлап карады, ләкин авыр заманалар, әллә инде яшьлеге, үзенә хас булган йомшаклыгы аркасындамы, эше алга бармады.

Тормыш юлында нинди генә сынаулар, нинди генә кыенлыклар, киртәләр күрсә дә, улыбыз үзен югалтмады.

Зур йорт салды, өйләнеп - гаилә корды, Төмән дәүләт университетын уңышлы тәмамлады. Бүген хатынының да, ата-инәсенең, энекәшләренең ышанычлы ярдәмчесе ул. Дөнья йөзендә гомер иткән 3 егетебез, өебезгә төшкән 3 киленебез өчен Ходайга рәхмәтебез зур. Аллаһы бүләк иткән 6 оныгыбызга куанып туялмыйбыз. Без язмышыбыздан бик канәгать.

Ә инде Төмән районы, Турай авылында яшәүче улыбыз Эдуардның кайгыртучанлыгы, акыллы киңәшләре, физик көче белән һәркайсыбызга ярдәм итүе, затлы үрнәк булуына зур рәхмәтлебез. Аны гомер бәйрәме белән котлап, тормыш иптәше Зөлфия белән пар канатлы булып, кызлары Регина, уллары Галиярның һәм барча туганнарының шәфкать, игътибарын, хөрмәтен тоеп яшәүләрен телибез.

Ания һәм Мөхәммәтгали АЛТЫНГУЗИННАР, Төмән шәһәре.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836